“Утлы еллар кайтавазы”. Әдәби сәгать

2023 елның 9 мае, сишәмбе

9 май көнне  Керәнне авыл  клубында Мичан авыл китапханәсе белән берлектә “Утлы еллар кайтавазы” дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды. Сугыш турында китаплар… Аларда хакыйкать, хәтер, авыр хәтирәләр. Ул китаплар безгә “Онытмагыз!”-  дип әйтәләр кебек. Китапханәче Фирдәүс Ясавиевна укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм җентекле күзәтү үткәрде. "Сугыш турында китаплар уку җиңел түгел. Күпләр андый китапларны укый алмаска да мөмкин. Кызгану хисе, йөрәккә якын алу, геройларның кичерешләрен үз йөрәгең аша уздыру – чынлап та кемгәдер авыр », - диде китапханәче. Белгеч тәкъдим иткән китаплар укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Барлык укучылар да өйләренә укырга китаплар алдылар. Нәкъ менә шундый китаплар аша гына без җиңүнең бәясен, бүгенге якты көннәрнең кадерен белергә өйрәнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International