9 майда Керәнне авыл клубы каршындагы мәйданда Җиңү көненә багышланган асфальтта балалар рәсемнәренә конкурс узды. Конкурс балаларда патриотик аң формалаштыру, үз Ватаның өчен горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Дустанә мөнәсәбәт һәм кояшлы көн балаларның актив иҗатына һәм якты рәсемнәр тудыруга ярдәм итте. Балалар төрле төстәге акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Тиз арада соры асфальт салават күпере төсләре белән уйнады. Конкурста катнашучылар үзләренең рәсемнәре белән мәйданчыкны балалар хыялы дөньясына әйләндерделәр. Өлкәннәрне үз балаларының бәхете һәм Җирдә тынычлыкны саклау турында уйланырга мәҗбүр иттеләр. Конкурс тәмамланды, ә без әле озак вакыт асфальтта балаларның якты рәсемнәренә сокланачакбыз.