5 март көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре СВОда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Хуҗин Р.Р. багышланган “Йөрәкләрдә син мәңге яшәрсен…” дип исемлэнгэн истәлек кичәсе үткәрделәр. Чараның максаты СВО барышында һәлак булган хәрбиләр турында истәлекне саклап калу, шулай ук бүгенге көнгә кадәр үз хәрби бурычын үтәүчеләргә ярдәм күрсәтү булды. Чара Россия Федерациясе флагын күтәрүдән һәм дәүләт гимнын башкарудан башланды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып, Рәмзилгә багышланган шигырьләр укыдылар, һәлак булган геройны бер минут тынлык белән искә алдылар,
әти-әнисенэ, хатынына һәм балаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы нотык белән “Мичан” булекчэсе директоры Р.Р. Шәймәрданов, авыл жирлеге башлыгы А.А. Гәрәев, Мичән гомуми белем бирү мәктәбе директоры Б.Ф. Шәйхесламов чыгыш ясадылар. Чарага мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашлар җыелды. Шулай ук СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Низамиев И. чакырылды. Беренче укытучысы һәм сыйныфташлары, дуслары Рәмзил турында җылы истәлекләр белән чыгыш ясадылар. Кичә волейбол турниры белән дәвам итте. Безнең изге бурычыбыз - бу данлы сугышчыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын истә тоту. Аларның һәркайсы яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып тора.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
18 марта в Лесхозском СДК состоялся районный тур республиканского фестиваля детского народного творчества “Мы вместе”. Основная цель фестиваля-развитие народного творчества среди детей, раскрытие их талантов. В фойе Дома культуры разместились выставки изделий ручной работы. На сцене выступали одаренные дети. В сегодняшней зоне приняли участие Кибячинская, Икшурминская, Большеарташская, Лесхозская школы. Фестиваль "Мы вместе" прошел в 8 номинациях. Помимо школьников в фестивале приняли участие семьи, любящие творчество и искусство. На сцене участники исполняли народные песни, танцевали, прочли стихи, показывали сказки.
18 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» дигән концерт куйдылар. Концертта матур җырлар, шигырьләр яңгырады. «Акварель» халык бию төркеме тамашачыларны үзенең бию номерлары белән сөендерде. Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, безне узган еллардагы вакыйгалар турында ,тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә. Тарих һаман ераклаша бара, шуңың өчен, ул авыр вакытны хәтерләгән кешеләрнең истәлекләрен яңадан искә төшерәбез . Һичшиксез, бу вакыйгалар кешеләр йөрәкләрендә иң кадерлесе булып кала, чөнки Бөек Ватан сугышы һәр совет гаиләсенә кагылган. Бу вакыйга гына түгел, якыннарыбызның язмышы да.
15 нче март көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган” Бөек Җиңүнең 80 еллыгы “ дигән тарихи сәгать үткәрелде һәм сугыш геройларының батырлыкларына хөрмәт һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклап, "Сугышның кырыс елларында" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде,.
15 мартта Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Кунакка рәхим ит” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән һәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте.
14 март көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен «Хатын-кызлар һәм сугыш»батырлык дәресе үткәрелде.Китапларга күзәтү дә шулай ук булды. Аның бурычларына укучыларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен киңәйтү, анда катнашучыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтү, шулай ук туган җиргә патриотик хис һәм мәхәббәт формалаштыру керә. Чарада катнашучылар хатын-кызларның: танкисткаларның, очучыларның, снайперларның, диңгезчеләрнең, разведчикларның, партизанкаларның, врачларның һәм санинструкторларның батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Чара азагында без батырлыкны истә тоту һәм хөрмәт итүнең ни өчен шулай мөһим булуы турында фикер алыштык. Бу чара укучыларга хатын-кызларның хәрби батырлыкларының мәгънәсен тирәнрәк аңларга һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен көрәшкән каһарманнарга рәхмәт хисе тәрбияләргә ярдәм итте!
14 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Пушкин картасы” проекты буенча “Халык мәдәниятенең якты дөньясы” дигән фольклор кичә үткәрделәр. Катнашучылар электән килгән татар фольклоры, гореф-гадәтләре белән таныштылар, борынгы табышмаклар чиштеләр, татар халык уеннары уйнадылар һәм җырлар башкардылар.
15 мартта Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Язгы куркынычлар» темасына профилактик әңгәмә узды. Язгы чорда сулыклар җитди куркыныч тудыра, чөнки кояш нурлары астында боз йомшак була, ныклыгын югалта, һәм аның өслегенә чыгу куркыныч була. Яз көне травматик куркыныч факторлар бозлавык, бина түбәләреннән кар төшү була. Ел саен күп олылар һәм балалар бу куркынычсызлык чараларын санга сукмыйлар. Яз-елның искиткеч вакыты. Табигатьнең бу искиткеч уяну чорында проблемалардан саклану өчен, без төрле тормыш ситуацияләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәребезне кулланырга тиеш!
14 нче март көнне Бигәнәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен китапханә белән берлектә «Терроризм – кешелеккә каршы явызлык» дигән толерантлык дәресе үткәрде. Чара башында мәдәният йорты мөдире террорчылыкның күпсанлы кеше корбаннары китерә торган заманның иң куркыныч күренешләре исәбенә керүе турында сөйләде.
14 март көнне Туктар авыл клубы яшүсмерләр һәм яшьләр белән "Тәмәке тарту куркыныч тозак"дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Яшьләр тәмәкенең куркынычын һәм зарарын тулысынча аңласын өчен, тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зарары турында журналдан мәкалә укылды.мондый әңгәмәләр яшьләргә аның куркыныч икәнен аңлау өчен бик мөһим.