14 нче март көнне Бигәнәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен китапханә белән берлектә «Терроризм – кешелеккә каршы явызлык» дигән толерантлык дәресе үткәрде. Чара башында мәдәният йорты мөдире террорчылыкның күпсанлы кеше корбаннары китерә торган заманның иң куркыныч күренешләре исәбенә керүе турында сөйләде. Террорчылык актлары кешелекне юк итүгә юнәлдерелгән. Башка милләт яки расага түземсезлек экстремизмга, расизмга һәм сугышка китерә. Чара барышында балалар җәмәгать урыннарында һәм транспортта террорчылык һөҗүмнәре вакытында үзләрен ничек якларга икәнен белделәр. Чарада катнашучылар белән бергә безнең илдә террорчылар кулыннан һәлак булганнарны искә алдылар. Чара ахырында һәр катнашучы дөньяда экстремистик идеяләр таралуга ничек юл куймаска икәнлеге турында үз фикерләре белән уртаклашты.