Мастер класс «Изү-татар милли бизәге”

2026 елның 13 июне, шимбә

 Изү-Идел буе татарларының хатын-кыз костюмына гына хас бизәк. Бүген, кием-салым һәм бизәнү әйберләрендә милли элементларга мода акрынлап кире кайткан вакытта, изү(калфак кебек үк) турында ешрак искә төшерәләр. 6 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре район Сабантуенда «Татар милли бизәге «Изү»мастер - классы үткәрделәр.Чарада татар халкының милли бизәкләре, Изү бизәү традицияләре турында сөйләделәр. Фетр, кирәкле тасмалар, страза һәм муенсаларның төсләрен дөрес сайларга өйрәттеләр. Шулай ук ничек итеп дөрес һәм матур итеп аппликация ясарга(дөрес татар халык бизәкләрен сайлап алу-бизәү ) стразалар ябыштырырга икәнен сөйләделәр һәм күрсәттеләр.Мастер-классның һәр катнашучысы үз куллары белән ясалган матур изү белән китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International