ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

9 апрель көнне Иске Мичән мәдәният йортында Тимершык, Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Көек авыл клубы хезмәткәрләре Айгөл Әхмәтгалиевның "Әйттерерсең әллә ни..." спектаклен сәхнәләштерделәр. "Театр мохитенә" чуму күңелле булды, актерларның матур уйнавы беркемне дә битараф калдырмады. Спектакльдә мәзәкләр, биюләр, музыка күп. Эшнең барышын күзәтү кызык, барысы да чын күңелдән көлештеләр, күңелле һәм файдалы итеп вакыт уздырдылар. Әлбәттә, финал тиешле: геройларның бөтен теләкләре , хыяллары тормышка аша. Тимершык авыл җирлегеннән коллегалар үз рольләрен талантлы уйнадылар һәм авторның ниятен тулысынча ачтылар. Тамашачылар артистларны сәхнәдән көчле алкышлар белән озатып калдылар.

Тэги: Иске Мичән мәдәният йорты

6
апрель, 2025 ел
якшәмбе

6 апрель көнне Иске Мичән авылы мәдәният йортында яшүсмерләр өчен "Точный ход" шашка турниры үткәрелде. Шашка-аралашу өчен менә дигән сәбәп, үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Бу бик күп шатлык китерә торган уен. Шашка уйнау фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади күзаллауны, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Вакыт күңелле аралашу һәм файдалы үткәрелде. Барысы да уеннан канәгать иде һәм мондый чараларны ешрак үткәрергә дигән карар кабул иттеләр.

Тэги: Иске Мичән мәдәният йорты

16
март, 2025 ел
якшәмбе

14 март көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен «Хатын-кызлар һәм сугыш»батырлык дәресе үткәрелде.Китапларга күзәтү дә шулай ук булды. Аның бурычларына укучыларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен киңәйтү, анда катнашучыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтү, шулай ук туган җиргә патриотик хис һәм мәхәббәт формалаштыру керә. Чарада катнашучылар хатын-кызларның: танкисткаларның, очучыларның, снайперларның, диңгезчеләрнең, разведчикларның, партизанкаларның, врачларның һәм санинструкторларның батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Чара азагында без батырлыкны истә тоту һәм хөрмәт итүнең ни өчен шулай мөһим булуы турында фикер алыштык. Бу чара укучыларга хатын-кызларның хәрби батырлыкларының мәгънәсен тирәнрәк аңларга һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен көрәшкән каһарманнарга рәхмәт хисе тәрбияләргә ярдәм итте!

Тэги: Иске Мичән мәдәният йорты

23
февраль, 2025 ел
якшәмбе

Иске Мичән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган" Ягез әле, егетләр!"исемле конкурс үткәрелде . Бәйрәм чарасына «иң яхшы шеф-повар», «противогаз белән дуслык», «иң яхшы артист»конкурслары керде. Егетләргә ничек итеп аяк чолгавын дөрес урарга,бәрәңге белән суганны нечкә итеп чистартырга,токмачны вак итеп турарга тәкъдим иттеләр . Командалар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Биремнәр спорт тематикасы белән дә, башлангыч хәрби әзерлек өлкәсендә белем һәм эрудицияне тикшерү белән дә бәйле иде. Конкурсларны бик гадел һәм игелекле жюри бәяләде. Очколарны санап, дуслык җиңде.Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Барысы да канәгать, тәэсирләр белән тулы киттеләр.

Тэги: Иске Мичән мәдәният йорты

21
февраль, 2025 ел
җомга

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 18 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен «Муса Җәлил - безнең йөрәкләрдә»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Әлеге чара бөек татар язучысы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган иде. Чара барышында балалар китапханәченең Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үскәнлеге, аның ничек укуы һәм кайчаннан бирле шигырьләр яза башлавы турындагы хикәясен зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук аның фаҗигале һәм героик язмышы турында да белдек. Балаларга татар һәм рус телләрендә берничә шигырь укылды. .

Тэги: Иске Мичән мәдәният йорты

12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 12 февраль көнне Керәнне авылы  клубы, Иске Мичән мәдәният йорты, Түбән Симет авыл клубы , Яңа Мичән авыл китапханәләре бергәләп Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан «Әфганстан-исемең шигъри синең» музыкаль-патриотик кичә үткәрделәр. Керәнне авыл клубында узган чарага сугышчан хәрәкәт ветераннары Галимуллин Айрат һәм Галимуллин Айдар чакырылган иде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара ахырында үз хезмәт бурычларын үтәгән һәм Ватаннан читтә һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Иске Мичән мәдәният йорты

11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

1 1 февраль көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә «Солдатка хат»махсус хәрби операциясенә ярдәм йөзеннән патриотик акция булып узды. Акция кысаларында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы, шулай ук мобилизацияләнгән, хәрби әзерлек узучы солдатларга хатлар яздылар. Егетләр үзләренең хатларында солдатларыбызга рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр . Укучылар хатлар язып кына калмадылар, рәсемнәрен дә куйдылар. Акциядән соң Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр хатны "солдат өчпочмагы" рәвешендә ясадылар, хатларны хатлар  җыю пунктына тапшырачаклар.

Тэги: Иске Мичән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International