Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тарихи сәгать” Бөек Җиңүнең 80 еллыгы “

2025 елның 16 марты, якшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы,   безне узган еллардагы вакыйгалар турында ,тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә. Тарих һаман ераклаша бара, шуңың өчен, ул авыр вакытны хәтерләгән кешеләрнең истәлекләрен яңадан искә төшерәбез . Һичшиксез, бу вакыйгалар кешеләр йөрәкләрендә иң кадерлесе  булып кала, чөнки Бөек Ватан сугышы һәр совет гаиләсенә кагылган. Бу вакыйга гына түгел, якыннарыбызның язмышы да.

15 нче март көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә, Бөек Ватан сугышында  Җиңүгә багышланган” Бөек Җиңүнең 80 еллыгы “ дигән тарихи сәгать үткәрелде һәм сугыш геройларының батырлыкларына хөрмәт һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклап, "Сугышның кырыс елларында" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде,.

Алып баручылар балаларга фронтовик язучыларның иҗаты турында сөйләделәр, алар Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгын сәнгати әсәрләр аша торгыуларын күрсәттеләр. Фронтовик язучылар ,үз әсәрләре аша, фашизмга каршы көрәштә куәтле корал булганнар. Чара ахырында, күп кенә балалар үзләренең бабайларының, әбиләренең батырлыклары турында мавыктыргыч истәлекләр  белән уртаклаштылар.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International