«Сәнгать нурлары» отчет концерты

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

28 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалы укытучылары һәм укучыларының «Сәнгать нурлары» дигән отчет концерты булды. Алар барысы да музыка коралларын буйсындыру, үз хисләрен авазлар, буяулар белән белдерү буенча озын һәм авыр юл үттеләр, Музыка һәм сәнгать хәзинәләре белән таныштылар. Барлык мөгаллимнәр дә озак еллар дәвамында үзләренең шәкертләрен музыка сәнгатенә өйрәттеләр, аларның уңышларына сөенеп, һәркайсына күңелләренең бер өлешен бирделәр. Концертта вокалистларның сольный номерлары, дуэт башкарулары, халык һәм эстрада ансамбльләре чыгышлары, хореографик биюләр, шулай ук музыка коралларында уеннар күрсәтелде. Чарада катнашучы һәркем, тамашачыларга үз иҗатыннан шатлык бүләк итеп, бөтен күңелен бирде. Бу искиткеч концерт тамашачыларга онытылмаслык хисләр, якты тәэсирләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. Чара тавыш режиссеры А.И. Хуҗин һәм экранда Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина белән бергә яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International