15 мартта Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Язгы куркынычлар» темасына профилактик әңгәмә узды. Язгы чорда сулыклар җитди куркыныч тудыра, чөнки кояш нурлары астында боз йомшак була, ныклыгын югалта, һәм аның өслегенә чыгу куркыныч була. Яз көне травматик куркыныч факторлар бозлавык, бина түбәләреннән кар төшү була. Ел саен күп олылар һәм балалар бу куркынычсызлык чараларын санга сукмыйлар. Яз-елның искиткеч вакыты. Табигатьнең бу искиткеч уяну чорында проблемалардан саклану өчен, без төрле тормыш ситуацияләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәребезне кулланырга тиеш!