ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2025 ел
якшәмбе

14 августта Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татарстанда жэй" программасы кысаларында Заречная урамында кич утыру оештырдылар.

Утырмага барысы да үзләре белән кул эшләре алып килделәр - әзер һәм әле тәмамланмаган эшләр.Шунда ук кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Кичәнең төп герое-гармунчы һәм шагыйрь Ринат абый, ул бик күп халык көйләрен һәм үз иҗатының шигырьләрен башкарды.

"Мондый чаралар безнең өчен бик мөһим, - дип уртаклашты Тагъзимә апа. - Алар безнең традицияләрне сакларга ярдәм итә һәм бу һәрвакытта да көндәлек ыгы-зыгыда күреп булмаган дуслар һәм күршеләр белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек".

Кичә тәмамланганнан соң авыл халкы рәхмәт сүзләрен кызганмады.

 

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

13 август көнне Яңа Мичән мәдәният йортында "Ак ладья" өстәл уеннары кичәсе булып узды. Шахмат һәм шашка-аралашу өчен менә дигән сәбәп, үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Бу шатлык китерә торган уен гына түгел, ә үз-үзеңне тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы да. Бу өстәл уеннары фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади күзаллауны, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә.

Мондый турнирларда катнашып, балалар акрынлап үз нәтиҗәләрен яхшырталар һәм беренче урыннарга якынлашалар. Чара тәмамлангач, барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

16
август, 2025 ел
шимбә

16 нчы август кичендә Олы Арташ авыл клубы мәйданы "Татарстанда җәй" кысасында үткән "Җәй җитте Җәмилә" чарасы белән гөр килеп торды.  Чараны үткәрүдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире үз өлешен кертте. Кичә гармун моңы астында җырлар белән башланып, самоварда кайнаган чәй эчеп дәвам итте һәм билгеле инде, дискәтүк белән тәмамланды.  Кичә халыкка бик хуш килде.  Биеп арганнан соң, өйләренә яхшы кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.

 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

16 август көнне Эзмә мәдәният йортында «Могҗизалы доктор» фитоаптека дип аталган чара булып узды. Чарага Эзмә фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы чакырылган иде. Бүген без бик күп файдалы дару үсемлекләре турында сөйләштек. Дару үсемлекләре-кешеләрнең һәм хайваннарның төрле авыруларын дәвалау һәм профилактикалау өчен кулланыла торган үсемлекләр. Дару үсемлекләрен еш кына бер үсемлек икенчесенең тәэсирен көчәйтә торган җыемнар рәвешендә билгелиләр. Күп кенә авырулар, бигрәк тә әле күп гасырлык халык медицинасы тәҗрибәсе сакланып калган авыл җирләрендә, шифалы үләннәр төнәтмәләре һәм эремчекләре белән дәвалауны бик теләп кулланалар.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

15
август, 2025 ел
җомга

15 августта Сулэ авыл клубында "Безне чолгап алган дөнья" танып белү программасы уздырдылар.Чара барышында балалар күп кенә яңалыклар һәм танып белү белделәр. Балалар үзләрен гаять зур дөньяның бер кисәге итеп аңладылар. «Экология балалар күзләре белән " видеоролигын карап, экология проблемалары һәм бу проблемаларны ничек хәл итәргә икәнлеге турында фикер алыштылар. Әйләнә-тирә дөнья турында әңгәмә балаларны бу дөньяда үзләрен дөрес тотарга, аның белән гармониядә булырга, табигать белән аваздашлыкта яшәргә, жирдәге гүзәллекне сакларга һәм арттырырга өйрәтте.

Тэги: Сулэ авыл клубы

15 нче августта Олы Арташ авыл клубы мөдире балалар белән саф һавада дәрес үткәрде "Табышмакны чишегез". Тулаем алганда, табышмаклар креатив фикерләүне, хыялны, иҗади һәм аналитик фикерләүне үстерергә, шулай ук проблемаларны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләргә ярдәм итә. Табышмаклар табу - танып белү уены да ул! Уен гына түгел, фикер йөртү, исбатлау осталыгы да. Табыш логик фикерләүне үстерә, аларда сөйләм-дәлилләрне, сөйләмне-тасвирлауны, монологик сөйләмне кабул итү һәм куллану күнекмәләрен формалаштыра.

 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

15 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен «Я люблю мою семью» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Башта балаларга гаилә турында сөйләделәр, гаилә - бер-берсен яратучы, ярдәм итүче һәм кайгыртучы иң якын һәм туган кешеләр, дип аңлаттылар. Балалар матур буяулар һәм төрле рәсем техникасын кулланып, үзләренең якыннарын бик теләп сурәтләделәр. Рәсемнәрдә паркта уйнаучы, табигатьтә ял итүче яки өй эшләре белән шөгыльләнүче бәхетле гаиләләрне күрергә мөмкин иде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

15 августта Сулэ авыл клубы Саба районы буенча экскурсия оештырды.Без үз маршрутыбызны Лесхоз бистәсеннән башладык.Урман хуҗалыгы музеенда булдык,дендрология бакчасында, "Ябалакта кунакта"паркында булдык.Экскурсия барышында балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.Күп сораулар бирделәр.Аларга барысы да бик кызык иде.Аннары Байлар Сабасына киттек."Олимп","Гаилә паркы"паркларында булдык.Мәйданчыкта уйнадылар, рәхәтләнеп таудан шудылар, баскычтан шуыштылар. Мондый экскурсияләр балаларга кирәк, алар бик күп шатлык китерә. Балалар гүзәллек, табигать белән аралашудан ләззәт алалар һәм үз организмнарын сәламәтләндерәләр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

14 август көнне Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Чабья Чурчи авыл клублары берлектә,«Дуслык»  агитбригадасы белән," Нырты" күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче ,кыр  батырлары   алдында  чыгыш ясадылар. Көнне- төнгә ялгап эшләүче  комбайнчылар  һәм  аларның ярдәмчеләренең, җыелган икмәкне амбарга ташып урнаштыручы шоферларның    төшке  ашка  туктаган  вакыты иде. Агитбригада  членнары,   игенчелэребезгэ,  берсеннән- берсе  матур  җырларын  буләк  иттеләр, матур шигырь юллары аша изге теләкләрен җиткерделәр.

Гармунчы Локманов Радикның дәртле көйләренә  ,  алдынгы    комбайнчылар үзләре дә кушылып җырладылар.Игенче  хезмәтенең   абруе  ,  яшәү  мәгънәсе  турындагы  җырлар- һәркемне уткәнгә  борылып  карарга ,  кылган  гамәленэ  бәя  бирергә ,   тормыш  асылы  турында   кабат  уйланырга  мәҗбүр  итте.Шунысы куанычлы, өлкәннәр белән бергә басуда яшьләр дә тырышып эшли. Игенчеләребезнең гимнына  әверелгән    «Чайкала  иген  кырлары»  җырына, бик  рәхәтләнеп, кушылып  җырладылар. Әлеге матур очрашу һәркемнең күңелендә  җылы хисләр уятты.

Тэги: Чәбья-Чүрчи авыл клубы

Чишмә-безгә табигать биргән кыйммәтле байлык, ул-җирдә тормыш символы.Чишмәләр ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Борынгы заманнарда җир асты чишмәсеннән су эчеп кеше җирнең үзеннән көч ала дигән ышаныч бар иде.14 август көнне Иштуган авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе " Яшә, чишмә! “дип исемләнгән экскурсия оештырды.Балаларга чишмә суының кайдан алынуын, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык булды. Алар шулай ук чишмәнең ничек агуын, җирле халык суны ничек алуын  да күзәттеләр. Сәяхәт вакытында балалар чишмәдәге суның чисталыгы һәм үтә күренмәлелеге белән таныштылар, тәмен татып карадылар, юындылар.Балалар табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында тагын бер кат уйландылар. Мондый максатчан сәфәрләр һәм экскурсияләр оештыру туган як табигатенә һәм су чыганакларына сак караш тәрбияли, ә ел фасылларында табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү ,балаларда күзәтергә, сорашырга, фикер алышырга, сөйләргә теләк тудыра.Балалар бик теләп бу могҗизалы һәм әкияти урында вакыт үткәрделәр.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International