Һөнәр сайлау-тормышыбызда кабул ителә торган иң мөһим карарларның берсе, чөнки без барыбыз да эшнең үз мәнфәгатьләребезгә, мөмкинлекләребезгә туры килүен һәм шатлык китерүен телибез. 24 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре " һөнәрләр дөньясы.» дигән әңгәмә оештырдылар.Алар яшүсмерләргә һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның кешеләр өчен әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар үзләренең һөнәрләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар, балачакта кем булырга хыяллануларын һәм хәзер дә шул ук һөнәрне сайларга теләкләре сакланганмы-юкмы икәнен искә төшерделәр. Балаларга нинди һөнәрләр ошавын гомумиләштереп, балалар һөнәр сайлауга йогынты ясый торган факторларны ачыкладылар. Чара барышында балалар яңа һәм модалы һөнәрләр турында белделәр, хезмәт турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.