«Өлкәннәр өчен юл хәрәкәте иминлеге» - мәгълүмати программа

2025 елның 26 октябре, якшәмбе

24 октябрьдә авылдашлар  белән "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасынын Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән берлектә юл хәрәкәте һәм урам куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган «Өлкәннәр өчен юл хәрәкәте иминлеге» дигэн мәгълүмати программасында катнаштык. Уен формасында катнашучылар юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында таныштылар һәм белемнәрен ныгыттылар. Чарада катнашучылар белән «Хәрәкәт кагыйдәләрен исеңә төшер» викторинасы, «Юл билгесен җый», «Автомульти станциясе», «Кроссвордлар чишү», «Мәкальләрнең яртысын тоташтыр» дигән танып - белү уеннары үткәрелде. Аннары катнашучылар вәкилгә сораулар бирделәр, юлда үз-үзләрен тотышлары турында сөйләделәр. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Очрашу азагында Гүзәл Нәзиф кызы мәгълүмати буклетлар һәм истәлекле бүләкләр өләште

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International