Көз - табигый кызыклы материалларга: күркәләргә, төрле төстәге чәчәкләргә һәм яфракларга бай чор ул. Табигать-бетмәс-төкәнмәс иҗат һәм илһам чыганагы. Табигый материал белән эшләү баланы туган табигать белән якынайту, аңа сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү, беренче хезмәт күнекмәләрен формалаштыру, эстетик зәвыкны үстерү өчен зур мөмкинлекләрне үз эченә ала. 23 октябрь көнне Иштуган мәдәният йортында табигый материалдан эшләнмәләр ясау буенча "Көзге фантазияләр"мастер - классы узды.Мондый материалдан эшләнгән эшләр бетмәс-төкәнмәс иҗат һәм илһам чыганагы булып тора һәм баланы табигать белән якынайтуның зур мөмкинлекләрен үз эченә ала. Эштә нарат, зирек күркәләре, имән чикләвеге кулланылды. Балалар, фантазия күрсәтеп, үз эшләрендә көзнең бай төсләр палитрасын кулландылар. Иҗат процессы балаларны бик мавыктырды. Нәтиҗәдә балалар үзенчәлекле һәм матур панно ясадылар.