“Өлкәннәр өчен юл хәрәкәте иминлеге» мәгълүмат сәгате.

2025 елның 24 октябре, җомга

24 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре, Чирчи авыл клубының  катнашында, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән берлектә, юл хәрәкәте һәм урам куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган Өлкәннәр өчен юл хәрәкәте иминлеге» дигән мөһим мәгълүмати программа оештырдылар. Уен формасында катнашучылар юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында таныштылар һәм белемнәрен ныгыттылар. Чарада катнашучылар белән «хәрәкәт кагыйдәләрен исеңә төшер» викторинасы, «юл билгесен җый», «Автомульти станциясе», «кроссвордлар чишү», «мәкальләрнең яртысын тоташтыр»танып - белү уеннары үткәрелде. Аннары катнашучылар вәкилгә сораулар бирделәр, юлда үз-үзләрен тотышлары турында сөйләделәр. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Очрашу азагында Гүзәл Нәзиф кызы информацион буклетлар һәм истәлекле бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International