«Керәшен туе" йоласы.

2025 елның 26 октябре, якшәмбе

25 октябрь көнне Олы  Нырты мәдәният йорты , китапханәче,Иске Икшермә мәдәният йорты мөдирләре, Лесхоз мәдәният йорты , китапханәчесе,Язлы Арташ, Чабья-Чурчи, Тенеки  авыл клублары мөдирләре

" Лесная сказка" ял итү үзәгендә, гореф- гадәтләрне саклап калу максатыннан оештырылган " Керәшен туе" дип исемләнгән этнотурда катнаштылар. ( Крашенская свадьба.Свадебный хоровод: этнотур по традициям).Әлеге проектның максаты: республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының гореф- гадәтләрен, милли йолаларын ,мәдәниятен  яңарту,  милли киемнәр , бизәнү ,көнкүреш әйберләре, милли   ризыклары аша  халыкка җиткерү тора.Бүгенге проектта катнашучы  кунаклар  " Керәшен туе " йоласында турыдан- туры үзләре дә катнаша алдылар.  Без үзебезне  әлеге туйда яучылар да , кияү- килен, кода -кодагыйлар ролендә дә сынап карадык.Бүгенге көндә югалып баручы җырлы- биюле милли туй йоласының чын кунаклары булдык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International