Балалар юл – транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 7 апрельдә Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре 4 сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина үткәрделәр. Викторина «Яшел ут», «Транспорт төрләре», « Светофор утлары», « Инспектор Мигалочкин сораулары», «Автомульти» станцияләр буенча узды. Катнашучылар һәр станцияне зур кызыксыну һәм дәрт белән уздылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.Балаларга аеруча «Автомульти» станциясе ошады, анда аларга Золушка, Убырлы карчык, Печкин, Емеля һәм башка әкият персонажларының транспорт чараларын атарга тәкъдим ителде. Мондый чараларны үткәрү балаларны киләчәк тормышка әзерләү өчен нигез булып хезмәт итә, урамда мөстәкыйльлек һәм куркынычсыз йөрү культурасын тәэмин итә.
Сәламәт булу – кешенең табигый теләге, иртәме-соңмы, ул бу турыда уйлана. 7 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Модада - сәламәт булу” дигән уен тренингында нәкъ менә шул хакта сүз барды. Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше, аны үтиләрме – катнашучылар шул сорауларга җаваплар бирделәр. “Ышанам-ышанмыйм”, “Сәламәтлекне нәрсә формалаштыра” кебек күнегүләр эшләделәр, наркотикларга каршы темага әңгәмә алып бардылар. Ахырдан гимнастик күнегүләр ясалды һәм хәрәкәтле уеннар оештырылды.
7 апрельдә Түбән Утар авыл клубында Сулэ авылы клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берлегендэ Наил Гаетбайның " Ничек кияугэ чыгарга?» спектакле сэхнэлэштерелде.
"Ничек кияүгә чыгарга?" мәхәббәт һәм аның белән бәйле нәрсә турында көлкеле һәм моңсу хикәя.
...Кечкенә шәһәр фатиры. Анда әти-әниләре һәм аларның кызлары яши. Йортта туй алды кәефе хөкем сөрә, чөнки кече кызы, олысын узып, кияүгә чыгарга җыена. Көтмәгәндә йортта яучы пәйда була, ул аларга кияүгә чыгу вариантларын тәкъдим итә башлый. Спектакльдә үзешчән сәнгать артистлары катнаша. Пушкин картасы буенча түләүле чара.
7 апрельдә Сулэ авыл клубында "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дип аталган эңгәмә уздырдылар.
Бөтендөнья сәламәтлек көне 1948 елдан 7 апрельдә билгеләп үтелә. Әңгәмә барышында катнашучылар мөдир белән бергә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр, сәламәтлек нәрсәгә бәйле. Кеше сәламәтлегенә зыян китерә торган гадәтләр турында сөйләштек, викторина сорауларына бердәм җавап бирдек һәм халык мәкальләрен искә төшердек.
7 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә « Бер күк астында»- патриотик сәгать үткәрделәр. Кунагыбыз герое,Халиков Мөнир Илхам улы, күптән түгел туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты .
Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше, шартлары, беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар ,җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде.
Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар , туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисаллар аша укучылар чын геройларның янәшәдә яшәүләренә тагын бер кат инандылар. Укучылар һәм дә барлык авыл халкы безнең солдат геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар Әңгәмә ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.
Халыкара сәламәтлек бәйрәме 7 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көннән бөтен дөньяда озак вакытлы санитар белем бирү программалары башлана. Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бөтен кешелек өчен актуаль булган глобаль сәламәтлек темасын сайлый. 2023 елда бәйрәмнең лозунгысы һәркем өчен Сәламәтлек. Бу уңайдан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Спорт - ул тормыш»дип аталган күңелле стартлар үткәрәләр.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару-кеше нең югары культура, аның белемлелеге, үҗәтлеге, ихтыяр билгесе. Яшьләрнең сәламәтлеге турында кайгырту хәзерге заман җәмгыятенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. Безнең киләчәгебез дә яшьләрнең ни дәрәҗәдә сәламәт булуына бәйле. Әлеге проблеманы хәл итүдә заманча якын килү сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау зарурлыгы турында сөйли. Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуларын стимуллаштыру мөһим. Яшьләр аңында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен ныгыту өчен күп эшләнә. Нәкъ менә шул максат белән 7 апрель көнне Иштуган авыл китапханәсе һәм клуб белгечләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган сәламәтлек сәгате үткәрделәр.Чара барышында «Ориентир – сәламәт яшәү рәвеше», «Сәламәтлекнең иң куркыныч җимерүчеләре», «Яшүсмер һәм спорт» кебек сораулар яктыртылды. Катнашучылар хәрәкәтле уеннарда һәм спорт эстафеталарында көч сынаштылар «Градусникны сиңа бирәм-мин бүтән авыртмыйм” Шулай ук аларга «Без-сәламәт яшәү рәвеше өчен!» исемле буклетлар бирелде.Чарага “Сәламәтлек китапханәсе-сэламәтлеккә укыгыз”дигэн күргәзмә куелды.
2023 ел Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н.инициативасы белән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. 6 апрельдә Иштуган мәдәният йортында «Тюрагай» удмурт фольклор коллективының 25 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды . Кичә коллективның тарихы ,иҗаты турында видеоролик белән башланды. Аннары юбилярлар чишмә янында кичке утыру күренеше күрсәттеләр. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан чакырылган коллективлар катнашты: «Сактон» удмурт халык фольклор ансамбле (Кукмара районы), «Асыл тәңкә» керәшен халык фольклор ансамбле(Питрәч районы), «Вуюись» удмурт фольклор коллективы (Балтач районы), «Сударушка» рус халык ансамбле(Саба районы ,Иске Икшермә авыл мәдәният йорты), «Зиләйлүк» татар фольклор коллективы(Саба районы ,Шекше авыл мәдәният йорты), «Салам» чуваш коллективы, «Сынрау торна» башкорт коллективы(Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йорты), «Умырзая» татар фольклор коллективы (Иштуган авыл мәдәният йорты), “Шундыос”балалар удмурт фольклор коллективы ( Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе).Котлау сүзләре белән Саба районы мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Рөстәм Фидәилевич,Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М., «НКА удмуртов ТР» РОО идарәсе рәисе ярдәмчесе — идарә әгъзасы Чайникова Ольга Владиславовна, Саба муниципаль районы удмуртлар автономиясе рәисе Макаров Анатолий Владимирович һ. б. чыгыш ясадылар.Мәдәният йортының фойесында кул эшләре күргәзмәләре эшләде.Әлеге чара дуслар белән очрашу, яхшы кәеф белән уртаклашу өчен бик яхшы сәбәп булды.
7 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Язгы-2023 " санитар-экологик айлык кысаларында, юл читен чүп-чардан чистарттылар. Экологик акция безнең һәркайсыбызның кече ватаннарына чын файда китерергә, аны тагын да матуррак, чиста һәм чәчәк атучы итәргә көчебезне күрсәтә.
7 апрельдә Эзмә мәдәният йортында «Кошлар безнең дусларыбыз»дип аталган чара узды. Кошлар гасырлар дәвамында кешелекнең тугры юлдашлары булган. Алар безнең дөньяны төсле канатлары һәм матур җырлары белән бизәп кенә калмый, ә кешелелэргэ файда да эшлиләр. Кошлар бик күп, кайберләре өй шартларында яши, кемдер сазлыкта яши, кемдер һәрвакыт бер урында яши, ә кемдер күчеп йөри. Ләкин барлык кошлар да бик күп файда китерә. Аларсыз безнең тормыш бөтенләй башка булыр иде һәм моның өчен бик күп дәлилләр бар. Кошлар безнең кече абыйларыбыз, һәм без, өлкәннәр буларак, аларны сакларга тиеш!