Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган сәламәтлек сәгате

2023 елның 7 апреле, җомга

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару-кеше нең югары культура, аның белемлелеге, үҗәтлеге, ихтыяр билгесе. Яшьләрнең сәламәтлеге турында кайгырту хәзерге заман җәмгыятенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. Безнең киләчәгебез дә яшьләрнең ни дәрәҗәдә сәламәт булуына бәйле. Әлеге проблеманы хәл итүдә заманча якын килү сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау зарурлыгы турында сөйли. Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуларын стимуллаштыру мөһим. Яшьләр аңында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен ныгыту өчен күп эшләнә. Нәкъ менә шул максат белән 7 апрель көнне Иштуган авыл китапханәсе һәм клуб белгечләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган сәламәтлек сәгате үткәрделәр.Чара барышында «Ориентир – сәламәт яшәү рәвеше», «Сәламәтлекнең иң куркыныч җимерүчеләре»,  «Яшүсмер һәм спорт»  кебек сораулар яктыртылды. Катнашучылар  хәрәкәтле уеннарда һәм спорт эстафеталарында көч сынаштылар «Градусникны сиңа бирәм-мин бүтән авыртмыйм”  Шулай ук аларга «Без-сәламәт яшәү рәвеше өчен!» исемле буклетлар бирелде.Чарага  “Сәламәтлек китапханәсе-сэламәтлеккә укыгыз”дигэн күргәзмә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International