«Бәхетле гаилә» бәйрәм концерты

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

18 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә гаилә көненә багышланган «Бәхетле гаилә» бәйрәм концертында җылылык һәм мәхәббәт атмосферасы хөкем сөрде. Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр б   елән берлектә үзләренең музыкаль номерлары, мәхәббәт һәм гаилә турында җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Гаилә парлары һәр бәйгедә бер-берсенә ярдәм итеп, үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр. Тамашачылар күңелле ярышларны рәхәтләнеп күзәттеләр һәм катнашучыларга көчле алкышлар яудырдылар. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International