7 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Планета здоровья» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чара сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшүдән башланды. Балалар файдалы киңәшләр белән уртаклаштылар, дөрес туклану турында күп мәгълүмат белделәр һәм витаминнар турында табышмаклар чиштеләр. Аннары «Полезный урожай», «Попади в кольцо», Кто быстрее» хәрәкәтчән уеннар белән күңелле физкультминутка оештырылды, анда балалар искиткеч күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар. Чара тәмамланганда барлык балаларга да ныклы сәламәтлек теләделәр һәм сәламәтлекне һәрвакыт сакларга кирәклеген искәрттеләр.
Безнең ил халкына күп тапкырлар Ватаныбызның азатлыгын якларга туры килде. Бүген дә махсус хәрби операция кысаларында Россия солдатлары Ватан мәнфәгатьләрен яклыйлар. Армиядә хезмәт итү куркыныч һәм авыр, ләкин ул бик кирәк. Бүген 6 апрельдә Сулэ авыл клубы модире Курсабаш мэдэният йорты белгечләре һәм китапханә мөдире белән берлектә үз өендә ял итәргә кайткан сво катнашучысы Руслан Фәсхиев һәм аның гаиләсенэ очрашуга килделэр. Сөйләшү бик дулкынландыргыч һәм ниндидер мәгънәдә авыр булды. Руслан беренче тапкыр кызын кулларына алуы турында сөйли,чөнки ул киткэч туды. Миләүшә-хатыны безнең белән ире булмаганда нинди авырлыклар белән очрашканын уртаклашты.Шулай ук Русланның балачагы турында да искә төшерделәр. Клубта яшьләр белән вакыт үткәрулэрен.
06 апрельдә Эзмэ мәдәният йортында янгын куркынычсызлыгы буенча "Урманнарны янгыннан саклыйк" дигән тематик дәрес узды. Очрашуда Шәмәрдән аерым постының янгын сүндерүчесе катнашты. Ул безгә янгынга каршы гамәлләр турында сөйләде, балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәргә һәм янгын чыккан очракта гамәлләр турында белделәр. Балаларга тагын бер тапкыр аңлаттылар: шырпылар, электр приборлары белән уйнарга ярамаганлыгын. Мәсәлән, кечкенә сүнмәгән учак аркасында урман янып китәргә мөмкин. Урман табигый яшәү урыны булган күп кенә хайваннарны юк итә ала. Шулай ук балаларга ашыгыч номерлар турында искә төшерделәр.
Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 5 апрель көнне Елыш авыл клубында балалар белән "Әби сөлгесенең серләре" дип исемләнгән танып белү программасы уздырылды. Халкыбызның милли хәзинәсе үсеп килүче буынга үткәннәрне оныттырмаска ярдәм итә. Аларда өлкән буынның яшәеше, тормышы, көн куреше чагыла. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" диләр халык мәкалендә. Чиккән сөлгеләрнең өлгесе гаҗәеп соклану тудыра, бу бит әби-бабаларыбызның кул хезмәте. Кичә барышында балалар һәр сөлгенең аерым бизәкләрен ихтибар белән карап сокландылар, фикер алыштылар.
5 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә укытучы-ветераннар белән «Чистой мудрости родник», исемле очрашу кичәсе үткәрделәр. Чарага хөрмәтле ветеран педагогларыбыз Әхмәтшина Равия һәм Хәлилова Венера апаларны чакырдык. Алар мәктәптә укыткан вакытларын, бәйрәмнәр һәм эш көннәре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең бай педагогик практикаларыннан кызыклы очраклар сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Китапханәче "Призвание ставшее судьбой" китабына күзәтү үткәрде, бу китап педагогик династияләр турында.
Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды.
Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.
5 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йортында "Геройлар безнең арада" исем астында очрашу кичәсе узды.
Күптән түгел сугышчы Рәмзил Хуҗин туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан . Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сораулар бирделәр. Балалар сугышчыларның алгы сызыктагы эш көннәре, Россия хәрбиләренең батырлыклары, хәрби махсус операцияләрдә катнашулары турында ишеттеләр.
Армия хезмәтен үтү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеге билгеләп үтелә.
Балалар конкрет мисал белән чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр.
Әңгәмә ахырында чараны оештыручылар нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуны теләделәр. Шулай ук әзерләнгән бүләк тапшырдылар .
5 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Көлеп, елмаеп яшик!» дип исемләнгән көлке көненә багышланган күңел ачу программасы оештырдылар. Балаларны күңелле клоун персонажлары каршы алды. Алар ике командага бүленеп кызыклы шартлардан торган «Приветствие» биременә керештеләр. Балалар күңелле конкурсларда катнашып: «Путаница», «Шалости с мячом», «Пронеси меня, дружок», «Муравей», «Шпаргалки», «Кто самый внимательный» үзләренең осталыгы, кыюлыгы һәм оригинальлеге белән балкып тора алдылар. Күңел ачу программасы укучыларның иҗади һәм артистлык сәләтләрен ачыклады. Барысы да көлкеле, кызыклы һәм шаян иде.
4 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният хезмәткәрләре , китапханәче белән берлектә «Рәхмәт сиңа солдат» исемле патриотик сәгать, очрашу кичәсе уздырылды. Ә кичәгә махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан Нургалиев Рашат чакырылган иде.
Рашат кичәдә үзе турында, әлеге хәрби операциядә катнашуы турында сөйләде. Ул махсус хәрби операция бурычлары турында әйтеп үтте, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарада катнашучыларның барысы да, зур кызыксыну белән Рашатны тыңладылар, аңа күп кенә сораулар бирделәр, аларга ул тулы итеп җаваплар бирде.
Очрашу ахырында яшьләр Рашатка, батырлыгы өчен зур рәхмәт белдерделәр.
СВО катнашучысы белән очрашу яшьләр арасында үз иле өчен горурлык һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә ярдәм итәчәк дип өметләнеп калабыз.
Без Рашатка тизрәк әйләнеп кайтуларын телибез һәм намуслы хезмәте өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Бөтендөнья интернет челтәре күп кенә балалар һәм яшүсмерләр тормышында аерылгысыз өлеш булып тора, аның әһәмияте көннән-көн арта. Ләкин, кызганычка каршы, җитәрлек мәгълүмат культурасы булмаган балалар өчен интернет белем өчен көчле корал гына түгел, ә зур вәсвәсә һәм куркыныч та. 4 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Интернет челтәрендә укучылар иминлеге»дигән әңгәмә узды. Чараны алып баручы бүгенге дөньяда барыбызга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә, куркынычсыз Интернет кагыйдәләрен дә бертигез үтәүнең мөһимлеге турында сөйләүдән башлады. Балалар социаль челтәрләрне ничек дөрес кулланырга, нинди мәгълүмат алырга һәм аларның якыннарына зыян китермәячәген ничек билгеләргә, үзләрен интернет - мошенниклардан ничек сакларга икәнен белделәр. Мәктәп укучылары очрашу барышында үзләштергән иң мөһим кагыйдә-ата-аналар белән һәрвакыт киңәшләшергә кирәк, чөнки нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр еш кына интернет челтәр эзәрлекләүчеләренең корбаны була.Чара ахырында укучылар интернет яхшы дигән фикергә килделәр, ләкин ышанычлы чыганаклардан мәгълүмат алу яхшырак һәм файдалырак.Тере аралашу, очрашу һәм саф һавада йөрү белән реаль тормыш виртуальдән күпкә яхшырак.