Безнең ил халкына күп тапкырлар Ватаныбызның азатлыгын якларга туры килде. Бүген дә махсус хәрби операция кысаларында Россия солдатлары Ватан мәнфәгатьләрен яклыйлар. Армиядә хезмәт итү куркыныч һәм авыр, ләкин ул бик кирәк. Бүген 6 апрельдә Сулэ авыл клубы модире Курсабаш мэдэният йорты белгечләре һәм китапханә мөдире белән берлектә үз өендә ял итәргә кайткан сво катнашучысы Руслан Фәсхиев һәм аның гаиләсенэ очрашуга килделэр. Сөйләшү бик дулкынландыргыч һәм ниндидер мәгънәдә авыр булды. Руслан беренче тапкыр кызын кулларына алуы турында сөйли,чөнки ул киткэч туды. Миләүшә-хатыны безнең белән ире булмаганда нинди авырлыклар белән очрашканын уртаклашты.Шулай ук Русланның балачагы турында да искә төшерделәр. Клубта яшьләр белән вакыт үткәргән кебек.