Сәламәтлек дәресе

2023 елның 7 апреле, җомга
Кеше-үз сәламәтлеген үзе барлыкка китерүче. Кечкенәдән үк үз сәламәтлегеңә аңлы рәвештә карарга кирәк. Моның өчен балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча кызыклы һәм файдалы мәгълүматка ия булырга һәм аны куллана белергә тиеш. 7 апрельдә Яңа Мичән авыл мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе белән берлектә «Сәламәтлек көн да кирәк»темасына сәламәтлек дәресе үткәрелде. ФАП мөдире Гөлшәгидә Зәйнетдинова балаларга көн режимының нәрсә икәнен , актив яшәү рәвешен ничек алып барырга кирәклеген сөйләде. Балалар туклану кагыйдәләре һәм тәртип кагыйдәләре турында белделәр, уңай эмоцияләр белән тулыландылар. Чарага "Сәламәтлек сагында" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Чараны оештыручылар барлык балаларга да ныклы сәламәтлек теләделәр һәм сәламәтлекне һәрвакыт сакларга кирәклеген искәрттеләр. Катнашучылар саны 13
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International