Һәр кешенең диярлек зарарлы гадәтләргә һәвәслеге бар. Балага нәрсә яхшы, ә нәрсә начар булуын вакытында аңлату бик мөһим. Иштуган мәдәният йортында еш кына зарарлы гадәтләргә каршы көрәшкә юнәлтелгән профилактик чаралар уза, шулай ук яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау алып барыла. 8 апрельдә яшүсмерләр " Юк дип әйтә бел!" видео-лекториясенә чакырылды. Алып баручы чараны гамәли психология буенча китаплар авторы Александр Свияшның цитатасы белән ачты: «Тормыш - ул кыйммәтле һәм нәфис бүләк, аны сакларга кирәк. Һәм кешене әйләндереп алган бик күп куркыныч янаулар арасында иң куркынычлары - бездә никотин, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәсендә барлыкка килә торган авырулар". Алга таба барлык катнашучылар "Начар гадәтләренең зарары турында" видеоролик карадылар. Караганнан соң фикер алышуы булды, балалар алып баручы биргэн сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балаларга шушы теләк яңгырады: "Тормышыгызда бары тик уңай мавыгулар гына булсын: музыка, театр, спорт, туризм һәм күңелле аралашу ! Дөрес сайлау ясагыз! Зыянлы гадәтләргә "Юк!" дип вакытында әйтә белегез.
Үсеп килүче буында патриотик хис тәрбияләү максатыннан Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ил иргә, ир илгә таяна! "- дигән чара уздырдылар. Чарага кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция сугышчысы Миннебаев Ринат чакырылды. Ринат балаларга Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук армиядә хезмәт итү кирәклеге турында сүз барды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җитди сораулар бирделәр. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен күрделәр. Әңгәмә ахырында чараны оештыручылар нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуны теләделәр. Шулай ук әзерләнгән бүләкне тапшырдылар . Кичә музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Уен-балаларның һәрберсенең төп шөгыле.Балалар буш вакытларында уйнарга яраталар,конкурслы уеннарда ярышып үзләренә көч туплыйлар.8 апрель конне Елыш авыл клубында балалар белән"Бергә күңелле"-дип исемләнгән кызыклы уеннар программасы уздырылды.Балалар бергәләшеп дус-тату уйнап үзләрен җитезлектә,тапкырлыкта сынадылар.Соңыннан барлык катнашучыларга баллы призлар таратылды.
8 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә “Башкалар кебек хис итәргә, уйларга, яратырга” дигән темага, тематик аралашу сәгате үткәрделәр.
Чараның төп бурычы булып «толерантлык» төшенчәсе белән таныштыру иде, толерантлыкның төп үзенчәлекләрен ачыклау, дөрес күзаллау формалаштыру иде.
Яшьләр «толерантлык» терминының популярлыгы турында фикер алышуда актив катнаштылар. Толерант шәхес булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк икәнен сөйләштеләр. Чара ахырында катнашучылар толерантлыкка карата тест үттеләр, һәм үзләрендә бер-берсенә карата түземлелек һәм башкаларның фикерен хөрмәт итү кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
8 апрельдә Очиле авылы клубында авыл халкы "Иман нуры инсен кунеллэргэ"ифтар ашын үткәрә. Мөселманнар өчен иң мөһим һәм әһәмиятле ай – изге Рамазан дәвам итә. Быел авылыбызда ураза тотучылар күп. Авылларда ифтарлар үткәрелә, мәчетләрдә таравих-намазлар үткәрелә. Авыл имамы Нигъмәтҗанов Азат барысын да Рамазан бәйрәме белән котлады. Ул бу мөбарәк айда күбрәк игелекле эшләр башкарырга чакырды, авыл халкын авылны чисталыкта һәм тәртиптә тотуны сорады.
Укытучы һәм остаз елы кысаларында Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә «Дөньяда иң гүзәл һөнәр»дигән әңгәмә үткәрделәр. Чарага «Тамчы»балалар бакчасы тәрбиячесе чакырылган иде. Чараның хөрмәтле кунагы үзенең һөнәре, эше, мавыгулары, тормыш мәгънәсе турында сөйләде. Барысы да аның хикәясен кызыксынып һәм сокланып тыңладылар. Балалар сораулар бирделәр һәм җаваплар алдылар.
Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә һәм фельдшер катнашында "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен "сәламәт булырга теләсәң"дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрде. Чарага чакырылган фельдшер өлкән яшьтәге кешеләрнең төп авырулары, сәламәтлекләрен ничек контрольдә тотарга , дөрес тукланырга кирәклеге турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
1 апрельдән республикабызда санитар-экологик икеайлык башланды. 8 апрель көнне Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре “ЭкоЯз – 2023” акциясе кысаларында, тирә – якны чистарту максатыннан олы юл буйларыннан чүпләрне җыйдылар, авыл клубы территориясендә өмә оештырдылар. Табигатьне, чисталыкны саклау һәркемнең изге бурычы.
8 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында бильярд буенча һәвәскәрләр уены уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләделәр. Бильярд турниры яшүсмерләр арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Ул кызыклы һәм популяр спорт төренә кушылырга, үз ихтыяҗларын тормышка ашырырга, коллективта аралашып, үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Егетләр үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр һәм кәефләрен күтәренкелек белән тулыландырдылар. Җанатарлар дусларына көч, ярдәм биреп тордылар.