«Ил иргә, ир илгә таяна! »

2023 елның 8 апреле, шимбә

Үсеп килүче буында  патриотик хис  тәрбияләү максатыннан Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ил иргә, ир илгә таяна! "- дигән чара уздырдылар. Чарага  кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция сугышчысы Миннебаев Ринат чакырылды. Ринат балаларга  Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук армиядә хезмәт итү кирәклеге турында сүз барды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җитди сораулар бирделәр. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен  күрделәр. Әңгәмә ахырында чараны оештыручылар нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуны теләделәр. Шулай ук әзерләнгән бүләкне    тапшырдылар . Кичә музыкаль номерлар белән үрелеп барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International