Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә һәм фельдшер катнашында "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен "Сәламәт булырга теләсәң"дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрде. Чарага чакырылган фельдшер өлкән яшьтәге кешеләрнең төп авырулары, сәламәтлекләрен ничек контрольдә тотарга , дөрес тукланырга кирәклеге турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.