11 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында тамашачы игътибарына Аманулла пьесасы буенча куелган «Мактанчык Әтәч» спектаклен район мәдәният йортының “Сәяхәт” балалар театр коллективы тәкъдим итте. Бу мавыктыргыч музыкаль әкиятнең геройлары - Әтәч, Үрдәк, Күркә, Каз һәм тавык чебиләре. Җәйге кояш һәм салкынча су белән рәхәтләнеп ял итәргә ярый, ә менә кечкенә үпкәләре һәм ахмаклык кына әтәчнең мактануы кошларны тәмам аптырашта калдыра. Һәр әкияттә дә була торган явыз герой кебек монда да явыз Тилгән ял итү йортында яшәүчеләрне куркыта. Ул үзенең оясына кечкенә кошчыкларны алып китә. Барлык әкиятләрдәге кебек үк, тормыш мәшәкатьләренә карамастан бу әкиятнең дә ахыры бик яхшы тәмамлана. Әкият-пьеса тамашачылар күңеленә бик хуш килде
7 апрель көнне Балтач район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республикакүләм конкурсының зона этабы узды.
Анда Татарстанның 7 районыннан гаилә вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә төрле милләт гаиләләре үз тамырлары, традицияләре һәм шәҗәрәләре турында сөйләде, чыгышлар тәкъдим итте.
Әлеге конкурсны ел саен Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра. Чара буыннар дәвамчылыгын саклауга, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар уртаклыгы нигезендә гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгытуга, Татарстан халыкларының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызу, гаилә иҗаты традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, үсеп килүче буынны эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә аның ролен көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Зона турында Саба районыннан Тимершык авылының Хантимеровлар гаиләсе чыгыш ясады. Гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсен һәм гореф-гадәтләрен лаеклы тәкъдим итте, традицион гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, театральләштерелгән программа рәвешендә визит карточкасы жюрига һәм тамашачыларга тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Хантимеровлар гаиләсе беренче урынны алды.
11 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Посылка солдату» дигән акциядә катнаштылар. Акциянең төп максаты-махсус хәрби операция үткәрү территориясендә хезмәт иткән солдатларның рухын күтәрү һәм эмоциональ ярдәме, шулай ук бүләкләр, рәсемнәр һәм хатлар белән посылкалар әзерләү һәм җибәрү. Мәдәният йорты хезмәткәрләре хәрбиләр өчен кирәкле кирәк-яраклар әзерләгән иде. «Акварель» халык бию төркеме үз куллары белән ясалган хатлар һәм открыткалар язды, анда хезмәт, Ватаныбызны саклау, илебездә тынычлык өчен рәхмәт белдерә. Мондый акция үз халкы өчен патриотизм, горурлык хисе тәрбияләү өчен искиткеч мөмкинлек булып тора.
8 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты коллективы «Субботник – 2023» мәдәният йорты территориясендә өмә оештырды. Территорияне чистарту буенча өмә үткәрү өчен чаралар планы төзелде, эш вакытында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Барлык хезмәткәрләр дә актив катнаштылар, узган елгы яфракларны һәм чүп-чарны җыештырдылар, бина тирәсендәге тротуарларны тәртипкә китерделәр. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде. Берничә сәгать дәвамында хезмәткәрләр мәдәният йортының тирә-ягын чистарттылар.
9 апрельдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле яшьтәге балалар өчен «Канатлы дуслар»темасына рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Чарада балалар кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кошлар турында кайгыртырга, бакчаларда һәм паркларда сыерчык ояларын һәм азык урыннары элергә, шулай ук кошлар урнашкан урыннарда тавыш чыгарырга ярамаганлыгын аңлатып үттеләр.. Кошлар-безнең зур ярдәмчеләребез һәм дусларыбыз икәнендә искә алынды. Балалар төрле кошларны яратып һәм кызыксынып сурәтләделәр. Рәсемнәр ачык һәм төсле булып чыкты. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык балалар да татлы призлар бирелды.
9 апрельдә Иске Икшермә мәдәният йортында балалар өчен«Күңелле уен» уен программасын үткәрделәр. Уен программасы балаларга күтәренкелек һәм уңай эмоцияләр алуга юнәлдерелгән. Чара барышында балалар дуслык атмосферасына чума алдылар, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Чара ахырында печенье белән тәмле чәй эчтеләр.
Космонавтика көненә рәсем нинди булырга тиеш? Балалар космос темасына рәсем ясарга яраталар — бу бәхәссез факт. Космос шундый мавыктыргыч һәм серле! Моннан тыш, бу темага рәсемнәр ясау балаларда фантазия үстерә, Космос һәм космонавтлар турында яңа мәгълүмәт белергә этәрә. Димәк анын очен җитди китаплар укырга, яхшы нәфис, документаль, фәнни — популяр фильмнар карарга кирэк. Ә болар барысы бергә балаларда күзаллауны үстерә, аларны уйларга, тирә-юньне танырга өйрәтә. Менә космос темасына багышланган рәсемнәрдән күпме файда бар! 9 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Алга, космоска» - дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.Бүген без балалар белән аларның фантазияләрен кәгазьдә тормышка ашырдык һәм рәсемнәребезне «Чиксез Космос» Бөтенроссия балалар иҗат эшләре конкурсына да җибәрдек .
Сәламәтлек һәм сөйкемлелек-табигать биргән бүләк кенә түгел, ә үзең турында көндәлек кайгырту һәм зур тырышлык та таләп итә. Еллар узган саен үзеңнең матурлыгыңны саклап калу авыррак, шуңа күрә яшьтән үк үзеңне карарга өйрәнү бик мөһим. Сүз дә юк, гүзәл затларның һәрберсе үз белемнәренә ия һәм үзләрен яхшы формада тотарга ярдәм итүче матурлык һәм сәламәтлек серләрен саклый. Ничек матур булырга-мондый сорау һәр хатын-кызны борчый. Шуңа күрә, 9 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен« Матур буласым килә »дип исемләнгән мастер класс оештырдылар. Башта без сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә уздырдык, заманча косметологлар куллана торган осталарыбыздан иң яхшы киңәшләр җыярга булдык
Безнең табигать, үз илен яратучы һәркемнең күңеленә үтеп кереп, дулкынландыра, уңай йогынты ясый. Ә яз - табигатьнең кышкы йокыдан уянган чагы, гөрләвекләр чылтыравы, беренче умырзаялар... менә шушы матурлыкны күрү, соклану, туган як белән горурлану максатыннан, Өтернәс авыл клубы мөдире, балалар белән экологик ял сәгате оештырды. Чара барышында иң элек табигатьтә үз – үзенңе тоту кагыйдәләре кабатланды һәм тукталышлар да төрле биремнәр үтәп дәвам итте. Ахырдан табигатьне сакларга, чисталыгын кайгыртырга дигән нәтиҗә ясалды.