7 апрель көнне Балтач район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республикакүләм конкурсының зона этабы узды.
Анда Татарстанның 7 районыннан гаилә вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә төрле милләт гаиләләре үз тамырлары, традицияләре һәм шәҗәрәләре турында сөйләде, чыгышлар тәкъдим итте.
Әлеге конкурсны ел саен Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра. Чара буыннар дәвамчылыгын саклауга, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар уртаклыгы нигезендә гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгытуга, Татарстан халыкларының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызу, гаилә иҗаты традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, үсеп килүче буынны эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә аның ролен көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Зона турында Саба районыннан Тимершык авылының Хантимеровлар гаиләсе чыгыш ясады. Гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсен һәм гореф-гадәтләрен лаеклы тәкъдим итте, традицион гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, театральләштерелгән программа рәвешендә визит карточкасы жюрига һәм тамашачыларга тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Хантимеровлар гаиләсе беренче урынны алды.