12 апрельдә бөтен дөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә кешенең космоска беренче очышына багышланган истәлекле дата. Шуңа бәйле рәвештә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Картлар йортында яшәүчеләр өчен космонавтика көненә багышланган «Минем беренче очышым»дигән танып белү викторинасы үткәрделәр. Чарада өлкәннәр космонавтиканың космоска очу гына түгел, бу фән һәм техниканың күп тармаклары да икәнен белделәр, аларсыз бу очышлар мөмкин булмас иде. Алар китаплар буенча "сәяхәт" ясадылар, космоста булган очучы-космонавтлар белән таныштылар. «Космос» темасы оченьи-бабайларны үзенең серлелеге һәм өйрәнелмәгәнлеге белән бик мавыктырды. Алар безнең викторинага бик теләп кушылдылар.
Борынгы заманнардан ук безнең ата-бабаларыбыз кыр эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Чәчү алдыннан алар уңыш унсын өчен йолалар үткәргәннәр. Алар үткәрелгән тантана нәтиҗәсендә күп уңыш үсә дип уйлаганнар.Бу йола ярдәм иткәнме, юкмы, хәзер әйтү авыр, әмма үткәрелгән тантана һичшиксез кирәксез булмаячак. Бүген Курсабаш мэдэният йорты һәм Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш авылы имамы,кыр эшчәнлеге хезмәткәрләре, "Курсабаш" жэмгыяте рәисе белән берлектә "Чэчу башлану"йоласын үткәрделәр. Имам азанны, Изге сүрәләрне укыды, йомырка тәгәрәттелэр, игенчеләребезгә яхшы сүзләр теләделэр.Хезмәт ветераны Фәрзиев Рафил абый үзенең тальян-гармонында уйнады.Игенче гомер буе иң хөрмәтле кеше булып саналган. Борынгы заманнарда, өлкәннәрнең фатихасын алып, кыр эшләрен башлаганнар.
12 апрельдә Сулэ авыл клубында Космонавтика көненә багышланган "Космик серләр" квест-уены уздырыды. Кешелек элек-электән йолдызларга омтылган, айга, Кояш системасының планеталарына һәм ерак серле дөньяларга очу турында хыялланган. Кешелек тарихында мондый вакыйга булды. Ул бөтен цивилизация үсешендә борылыш булды,бу - кешенең космоска беренче очышы. Бу тарихи вакыйгадан соң 62 ел узган. Космонавтикада күп нәрсә үзгәрде, ләкин Космос темасы кешеләргә бик яшьтән үк кызыклы булды.
Уен катнашучыларына космос станцияләре буенча Космик сәяхәт ясарга туры килә. Квест башланыр алдыннан Балаларга Россия космосының легендасы турында сөйләделәр Юрий Гагарин дөньяда беренче булып космоска очучы кеше. Аннары һәр тукталышта, табышмакларны чишкәндә, балалар космос турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Соңгы тукталышта балалар "космик" татлы призлар алдылар.
12 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында Саба районы умартачылары өчен район семинар-киңәшмәсе узды .Сәламләү сүзе белән Саба районы авыл хуҗалыгы белгече консультант Илшат Нурмиев чыгыш ясады. Киңәшмә барышында РТВО начальнигы урынбасары Павлов С.В., ИНН ның биотехнология белгече Ибатуллина Р. Умартачылык буенча чыгышлар ясадылар.Киңәшмә барышында Россельхозценр агрономы Габдрахманов А. район умартачылары, авыл хуҗалыгы агрономнары чыгыш ясады. Нурмиев И.Н. умартачылыкның безнең районда торышы турында кыскача сөйләде. Шуннан соң семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында умартачылыкның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар. Чөнки мондый семинарлар районда умартачылыкны үстерүгә, тармакта белем бирү эшчәнлеген координацияләүгә, умартачылык белән шөгыльләнүче төрле милек формасындагы хуҗалык итүче субъектларга консультатив ярдәм күрсәтүгә булышлык итә.
11 апрель көнне Елыш авыл клубында балалар белән Космонавтика көне уңаеннан "Галәм рәсемнәре" дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Җир йөзендә барлык кешеләр дә бер кук йөзе астында яшиләр. Апрель аенда космос көнендә балалар барлык галәмне кәгазь битләренә чагылдырырга теләп бик кызыклы рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр бик матур килеп чыктылар. Һәрбер рәсем үзенчәлекле булып, бер-берсеннән аерылып тора иделәр.
11 апрельдә Эзмә мәдәният йортында изге Рамазан аенда зур Ифтар узды. Очрашуда Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Кичә барышында халык алдында вәгазьләр яңгырады, ә безнең заманның күренекле дин эшлеклесе Җәлил хәзрәтнең вәгазе кешене кеше итә торган сыйфатларга багышланды. Акыл, дин, оят һәм игелекле эшләр кешеләрне җирдәге башка тереклек ияләреннән данлаган. Зур ифтар оештырган һәм үткәргән өчен Эзмә авыл җирлеге башлыгы Р.Г. Әхмәтовка аерым рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ифтарны әзерләүдә Эзмә мәдәният йорты, Пукәл авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм авылдашлар катнашты. Очрашу мөселманнар өчен аралашу, белемнәрне арттыру гына түгел, күңел ачу да булды.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" фестиваль-конкурс игълан итте.9 апрельдә Иштуган мәдәният йортында шушы фестиваль-конкурс узды, анда ТР Саба муниципаль районының "Үсеш" Шәмәрдән лицее тамашачыларга "Кыз бирү" халык йоласын тәкъдим итте; "Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Утар балалар интернат-йорты" - "Уракка төшү",Шәмәрдән участок хастаханәсе-"Йомырка җыю" –йолаларын күрсәттеләр.Һәр коллектив үзләренең организацияләре, Саба районы турында 1 концерт номеры тәкъдим итте. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә ихтирамлы һәм игелекле булырга кирәклеген искә төшерә, туган телебезгә,милләтебезгә мәхәббәт тәрбияли. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә яшьләр өчен "Сәламәтлекнең Тылсымлы кагыйдәләре" дигән әңгәмә үткәрде . Бу чараның максаты -. яшьләрдә сәламәтлеккә кыйммәтле мөнәсәбәт тәрбияләү, ПАВ куллануга комачаулаучы тормыш күнекмәләрен формалаштыру, яшьләрне наркотик куллануның мөһим нәтиҗәләре белән таныштыру, наркотик куллануга тискәре мөнәсәбәт булдыру.
12 апрель-Бөтендөнья космонавтика көне, ул кешенең космоска беренче очышын билгеләп үтү өчен билгеләнгән. Бу көн хөрмәтенә 11 апрельдә Олы Нырты мәдәният йортында балалар өчен «Космоска юл»дигән танып белү чарасы оештырылды. Кешенең Җир тирәли беренче очышы Безнең Ватаныбыз өчен генә түгел, ә гомумән бөтен кешелек өчен мөһим вакыйга. Ул космос турында хыялланырга гына түгел, ә һавасыз киңлектә очарга мөмкинлек бирде. Башта балалар тарихи фактлар, Ватан космонавтикасы үсеше тарихы белән таныштылар. Аннары алар «Космос»темасына рәсем ясадылар. ... Аннары балалар «ачык космоска чыгу», «чит планета кешесе портреты», «шифрланган хат», «хәрефләрдә яшеренгән сүзләр», «сүз-өертүләр» конкурсларында катнаштылар. Чара ахырында мәктәп укучылары белән бергә Космонавтика көненә багышланган стена газетасы чыгарылды