Умартачылар киңәшмәсе.

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

12 апрельдә  Олы Нырты авыл мәдәният йортында Саба районы умартачылары өчен район семинар-киңәшмәсе узды .Сәламләү сүзе белән Саба районы авыл хуҗалыгы белгече  консультант Илшат Нурмиев чыгыш ясады. Киңәшмә барышында РТВО начальнигы урынбасары Павлов С.В., ИНН ның биотехнология белгече Ибатуллина Р. Умартачылык буенча чыгышлар ясадылар.Киңәшмә барышында  Россельхозценр агрономы Габдрахманов А. район  умартачылары,  авыл хуҗалыгы агрономнары чыгыш ясады. Нурмиев И.Н. умартачылыкның безнең районда торышы турында кыскача сөйләде. Шуннан соң семинарда катнашучылар  түгәрәк өстәл артында умартачылыкның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар. Чөнки мондый семинарлар районда умартачылыкны үстерүгә, тармакта белем бирү эшчәнлеген координацияләүгә, умартачылык белән шөгыльләнүче төрле милек формасындагы хуҗалык итүче субъектларга консультатив ярдәм күрсәтүгә булышлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International