«Тюрагай» удмурт фольклор коллективының 25 еллыгына багышланган юбилей кичәсе

2023 елның 7 апреле, җомга

2023 ел Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н.инициативасы белән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.  6 апрельдә Иштуган мәдәният йортында «Тюрагай» удмурт фольклор коллективының 25 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды . Кичә коллективның тарихы ,иҗаты турында видеоролик белән башланды. Аннары юбилярлар чишмә янында кичке утыру күренеше күрсәттеләр. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан  чакырылган коллективлар катнашты: «Сактон» удмурт халык фольклор ансамбле (Кукмара районы), «Асыл тәңкә» керәшен халык фольклор ансамбле(Питрәч районы), «Вуюись» удмурт фольклор коллективы (Балтач районы), «Сударушка» рус халык ансамбле(Саба районы ,Иске Икшермә авыл мәдәният йорты), «Зиләйлүк» татар фольклор коллективы(Саба районы ,Шекше авыл мәдәният йорты), «Салам» чуваш коллективы, «Сынрау торна» башкорт коллективы(Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йорты), «Умырзая» татар фольклор коллективы (Иштуган авыл мәдәният йорты),  “Шундыос”балалар удмурт фольклор коллективы  ( Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе).Котлау сүзләре белән Саба районы мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Рөстәм Фидәилевич,Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М., «НКА удмуртов ТР» РОО идарәсе рәисе ярдәмчесе — идарә әгъзасы Чайникова Ольга Владиславовна, Саба муниципаль районы удмуртлар автономиясе рәисе Макаров Анатолий Владимирович һ. б. чыгыш ясадылар.Мәдәният йортының фойесында кул эшләре күргәзмәләре эшләде.Әлеге чара дуслар белән очрашу, яхшы кәеф белән уртаклашу өчен бик яхшы сәбәп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International