5 майда Килдебәк мәдәният йортында эшләүчеләр, китапханәче белән берлектә шигърият кичәсе үткәрделәр...» Балалар алгы сызыктан килгән хатларның ни өчен өчпочмак формасында булуын белделәр . Бу очрашуда 1941 елдан башлап Җиңү елына кадәр төрле еллардагы дулкынландыргыч, мәхәббәт, фәлсәфи, романтик, юмор белән хәрби хатлар укылды.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 5 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты клубы хезмәткәрләре Бөтенроссия #Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр . Бу кешеләрнең һәр язмышы, хәтта кыска гына булса да, зур батырлык, ныклык, авыр сугыш вакытында яшәү осталыгы турында сөйли. Ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга Георгий тасмалары, котлау открыткалары тапшырылды. Шулай ук , сугыштан яраланып кайтып , авыл зиратына җирләнгән авылдашларыбызның каберләренә Георгий тасмаларын бәйләдек. Сугыш елларын хәтерләүчеләр, авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык белүчеләр белән аралашу бик мөһим булды. Тыл хезмәтчәннәре, иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайтучыларның, хәл-әхвәлләрен белешеп күкрәкләренә Георгий ленталары бәйләдек
5 май көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән«Җиңү тәрәзәләре " Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Без мәдәният йорты тәрәзәләрен, Җиңү көне алдыннан, совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүенә багышланган рәсемнәр,фоторәсемнәр һәм язулар кулланып бизәп, социаль челтәрләрдә, ясалган тәрәзәләрнең фотосурәтләрен урнаштырдык. Акциянең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашу һәм геройларны искә алу мөмкинлегенә җәлеп итү.
5 майда Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты, Курсабаш библиотека модире, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре Сабабаш авыл клубында "Жырлар алып юлдашка" концерт программасы оештырдылар һәм чыгыш ясадылар. Иҗат коллективының концерт программасы бик күп төрле була. Башкаручыларның осталыгы, халыкның ярдәмчеллеге һәм кызыксынуы аркасында, концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.
Безнең орудиеларның залплары күптән яңгырады, Ә чокырда үлән-кырмыска бомбасыннан… Ләкин сугышны каты кешеләр онытмаган Һәм күз яшьләре аша көләләр, Хәтер исән бит! Тереләр хәтерләгәндә хәтер исән! Җиңү! миллионлаган кеше бу сүзне күпме көткән! Җиңү! аны күпме көттеләр! 1945 елның маенда күптән көтелгән Җиңү! 4 һәм 5 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Тенеки авыл клубы мөдире ел саен үткәрелә торган «Җиңү тәрәзәләре»Бөтенроссия акциясендә катнашты. "Җиңү тәрәзәләре" - кешеләрне безнең өчен бөек көнгә якынайта торган искиткеч акция. Аның максаты-Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, киткән ветераннар турында истәлеккә хөрмәт күрсәтү. Акциядә катнашуыбыз белән Без Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы истәлегенә хөрмәт күрсәтәбез. Шулай итеп безгә тыныч күк бүләк иткән барлык кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез!
Бөек Ватан сугышы елларында җыр солдатларны көрәшкә өндәгән, ял вакытларында җылыткан, кайгыда юаткан, яшәргә көч биргән. Сугыш турындагы җырлар – безнең хәтер ул. Ул җырлар буыннан буынга күчәләр, халыкның батырлыгы турында искә төшерәләр. Тенки авыл клубы мөдире “Җиңү җырлары” акциясенә кушылды. Сугыш чоры җырларын башкарып, видеоларны билгеле хештеглар белән социаль челтәргә урнаштырдылар. Җиңү җырлары илебезнең барлык почмакларында яңгырасын өчен, эстафетаны дусларына тапшырдылар. Сугыш чоры җырларын башкару совет халкының нинди батырлыклар эшләгәнен истән чыгармаска бер адым булып тора.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе күмәк хәтерне, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклау традициясе буларак уйланылган һәм гамәлгә ашырыла. 5 май көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, әлеге акциягә кушылып, куакларны Ракова Саҗидә Мирза кызы хөрмәтенә утырттылар. Сертификат белән бүләкләндек.
Җиңү көне алдыннан 5 май 2023 елда Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре гофрирланган кәгазьдән гвоздика чәчәге булдыру буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп һәм бердәм рәвештә чәчәк ясадылар. Килүчеләр ни өчен нәкъ менә гвоздиканың батырлык, җиңүләр һәм авырлыкларны җиңү символы булуын белделәр.
«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында, 5 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре хәтер сәгате үткәрделәр. Балаларга Бөек Ватан сугышы ,дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр. Балалар Саба районында туып-үскән геройлар һәм аларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары , Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булуларын белделәр. Әңгәмәдән соң балаларга китаплар укылды. «Балалар – Бөек Ватан Сугышы Геройлары», «1941-1945 еллардагы сугыш турында шигырьләр һәм җырлар» китапларыннан хикәяләр укылды һәм фикер алышынды, алар кечкенә геройларның зур батырлыклары турында белделәр. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән әби-бабайларыбызны да фоторәсемнәр белән искә алдылар. Акция барышында сугыш еллары җырлары яңгырады. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар .
Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә конкурс уздырылды. Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә. Барлык балалар әлеге чарага иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.