Бөек Ватан сугышы елларында җыр солдатларны көрәшкә өндәгән, ял вакытларында җылыткан, кайгыда юаткан, яшәргә көч биргән. Сугыш турындагы җырлар – безнең хәтер ул. Ул җырлар буыннан буынга күчәләр, халыкның батырлыгы турында искә төшерәләр. Тенки авыл клубы мөдире “Җиңү җырлары” акциясенә кушылды. Сугыш чоры җырларын башкарып, видеоларны билгеле хештеглар белән социаль челтәргә урнаштырдылар. Җиңү җырлары илебезнең барлык почмакларында яңгырасын өчен, эстафетаны дусларына тапшырдылар. Сугыш чоры җырларын башкару совет халкының нинди батырлыклар эшләгәнен истән чыгармаска бер адым булып тора.