22 апрель көнне Олы Арташ авыл клубы Олы Арташ башлангыч мәктәбе укучылары өчен Ике БасусАрташ авылы китапханәчесе белән берлектә “Тукай безнең күңелләрдә” дигән әдәби викторина үткәрделәр, ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Балаларга язучының биографиясен, авыр балачак турында сөйләделәр. Чара барышында балалар пазлылар җыйдылар, әсәрләрдән өзекләр эзләделәр, шагыйрьнең үзләренә ошаган әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чара азагында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.