«Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел»танып-белү әңгәмәсе

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

21 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Начар гадәтләр безгә юлдаш түгел " дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара башында алып баручы балаларга зарарлы гадәтләрнең нәрсә икәнен беләләрме, нәрсәгә китерергә мөмкин, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге дигән сораулар бирде. Очрашуга бистә фельдшеры Адилә Башарованы чакырдык. Ул гадәтләрнең кеше тормышына ничек йогынты ясавы , зарарлы гадәтләрнең дусларны читкә этәрүе һәм тормышта файдалы гадәтләрнең ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Әңгәмә барышында начар гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар-холыкның йомшаклыгы, начар компания, олылар булып күренергә теләү яки гади кызыксыну. Балалар начар гадәтләрнең колы булмас өчен өч кагыйдәне үтәргә кирәклеген белделәр: күңелеңә хуш килерлек шөгыль табарга; дөньяны һәм кызыклы кешеләрне белергә; тәмәке тартуны һәм спайсларны һич тә татып карамаска. «Зарарлы гадәтләр» кыска метражлы фильмнарын карадык, тормыш хәлләре турында фикер алыштык. Барлык балалар да бу җитди мәсьәлә буенча фикер алышуда актив катнаштылар. "Тормыш буенча начар гадәтләрсез атла, сәламәтлегеңне һәм башкаларны сакла!"- безнең чара шундый девиз астында узды. Чара азагында барлык катнашучылар да сәламәт яшәү рәвешен зарарлы гадәтләрсез алып бару яхшырак дигән фикергә килделәр. Ул бит яхшы кәеф тәэмин итә һәм тормышның барлык өлкәләрендә дә уңышларга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International