Акция «Георгий тасмасы».

2023 елның 5 мае, җомга

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 5 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты клубы хезмәткәрләре Бөтенроссия #Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр . Бу кешеләрнең һәр язмышы, хәтта кыска гына булса да, зур батырлык, ныклык, авыр сугыш вакытында яшәү осталыгы турында сөйли. Ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга Георгий тасмалары, котлау открыткалары тапшырылды. Шулай ук , сугыштан яраланып кайтып , авыл зиратына җирләнгән авылдашларыбызның  каберләренә Георгий тасмаларын бәйләдек. Сугыш елларын хәтерләүчеләр, авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык белүчеләр белән аралашу бик мөһим булды. Тыл хезмәтчәннәре, иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайтучыларның, хәл-әхвәлләрен белешеп күкрәкләренә Георгий ленталары бәйләдек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International