«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында-хәтер сәгате

2023 елның 5 мае, җомга

 «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында, 5 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре хәтер сәгате үткәрделәр. Балаларга Бөек Ватан сугышы ,дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр. Балалар Саба районында туып-үскән геройлар һәм аларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары , Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булуларын белделәр. Әңгәмәдән соң балаларга китаплар укылды. «Балалар – Бөек Ватан Сугышы Геройлары», «1941-1945 еллардагы сугыш турында шигырьләр һәм җырлар» китапларыннан хикәяләр укылды һәм фикер алышынды, алар кечкенә геройларның зур батырлыклары турында белделәр. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән әби-бабайларыбызны да фоторәсемнәр белән искә алдылар. Акция барышында сугыш еллары җырлары яңгырады. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International