Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә конкурс уздырылды. Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә. Барлык балалар әлеге чарага иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.
5 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханәче ,җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар. Без бу агачлар, сугыш кырларында һәм тылда һәлак булган миллионлаган корбаннар истәлеген мәңгеләштереп,гөрләп үсәр дип өметләнәбез
9 Май - илебез, һәр Россия гаиләсе өчен иң изге, иң мөһиме булган бөек халык бәйрәме якынлаша. Бөтен Россия буенча 1 майдан 9 майга кадәр "Җиңү тәрәзәләре"акциясе старт алды."бәйрәм хисе тудыра, сугышчыларыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт белдерүдә бердәмлек күрсәтә. Бөтен ил буенча меңләгән тәрәзәләр әлеге акциягә кушылып, "рәхмәт" диләр. 5 май көнне Керәнне авыл клубы"Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды
5 май көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Георгиевская ленточка» акциясендә катнашты. Клуб хезмәткәрләре урамга чыгабыз, анда барлык теләүчеләргә Җиңү символын, георгиевский ленталарны таратабыз. Георгий тасмасын күкрәк түребезгә куеп, без ветераннарга хөрмәт белдерәбез!
9 Май бәйрәме алдыннан бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышына, Җиңү көненә багышланган зур чаралар уза. Шуларның берсе - «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия патриотик акциясе. Инде берничә ел рәттән, әлеге акция кысаларында миллионлаган кеше үз йортлары һәм фатирларының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары, танылган һәйкәлләр силуэтлары һәм халыкның немец-фашист басып алучылары белән героик көрәшенең фотосурәтләре белән бизи. Бәйрәм рухын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына рәхмәт белдерү, киткән ветераннарны искә алу максатыннан, 4 май көнне Шекше авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә илебезнең иң мөһим акциясенә кушылдылар.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, 4 майда Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән рәсем конкурсы үткәрделәр.». Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Тәкъдим ителгән тематика үсеп килүче буын арасында зур кызыксыну уятты. Балалар бу темага үзләренең фантазияләрен кушып рәсемнәр ясадылар. Балалар конкурска җаваплы һәм иҗади карадылар. Тынычлык ул һәркем өчен дэ бик кадерле. Бабайлар даны мәңгелек!
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү чаралары дәвам итә. Җәмгыятьне Җиңү бәйрәменә тарту, геройларны искә алу максатыннан "Җиңү тәрәзәләре" акциясе үткәрелә. Югары Шытсу мәдәният йорты да бу Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән мәдәният йорты тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары: мәңгелек ут, салют, күгәрченнәр белән бизәделәр.
Җиңү бәйрәме уңаеннан Бөтенроссия “Георгий лентасы” акциясе старт алды. Акция вакытында миллионнарча кеше шартлы рәвештә сугыш даны символы булган Георгий лентасын Ватан өчен көрәшүчеләргә хөрмәт йөзеннән киемнәренә тагалар. 4 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Георгий лентасы” акциясенә кушылдылар. Бу чараның максаты - яңа буынга сугышта җиңүнең ничек яуланганын, без кемнәрнең варислары, кемнәр белән горурланырга, кемнәрне истә тотарга тиеш икәнне төшендерү. Балаларга ике төс – кара һәм кызгылт – сары нәрсә белдергәне аңлатылды. Шулай ук Җиңү символларының тарихын тыңладылар, киемнәренә Георгий ленталары беркеттеләр. Соңыннан ленталар һәм тынычлык символы булган кәгазьдән ясалган күгәрченнәрне авылдашларга тараттылар, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
4 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр белән берлектә «9 Май " бәйрәме уңаеннан стена газетасы чыгарылды .Стенгазета үзенчәлекле, тематик килеп чыкты. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.
Ветераннарга рәхмәт белдерү өчен киемгә беркетелгән Георгий тасмасы инде традицион бәйрәм аксессуарына әверелде. 4 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер - класс үткәрәләр.