Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә конкурс уздырылды. Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә. Барлык балалар әлеге чарага иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.