ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

14 июнькөнне  Керәнне авыл клубы мөдире “Бай тарихлы  Рәсәй. Рәсәй  шәһәрләре буйлап сәяхәт” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.  Мөдир Казан шәһәренең  тарихы, истәлекле урыннары белән таныштырды. Балалар Казан шәһәре исеменең килеп чыгышы турында ике версия барлыгын белделәр. Беренче вариант легенда белән бәйле, аның буенча борынгы Болгар халкы яңа шәһәр өчен урын эзләгән һәм сихерчегә мөрәҗәгать иткән, ул: «Утсыз җирдә казаннар кайнаган урында төзегез» дигән. Исемнең икенче версиясе - татар сүзләреннән килеп чыккан  «каен» һәм «каз». Мәгълүмат сәгате ахырында кызлар Рәсәй флагы рәсемен ясадылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

3
июнь, 2023 ел
шимбә

"Сабантуй" нидән башлана? Әлбәттә инде бирнә җыюдан. Ата-бабаларыбыздан калган, буыннан-буынга күчеп килгән бу матур традицияне авылларыбыз югалтмыйча саклап калырга, яшь буынга тапшырыга тырыша.
Керәнне авылында 3 июнь көнне Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Яшеллеккә төренгән авыл урамнарына гармун моны аша бәйрәм рухы таралды. Әбиләр, апаларнын күнелләрен кузгатып, кыз чакларын,  килен булып төшкән вакытларын искә төшереп, бирнә җыючылар өйдән өйгә йөреп яшен- картын бәйрәмгә дәшеп йөрделәр. Йорт хуҗалары матур киемнәрен киеп, бүләкләрен әзерләп кунакларны ачык йоз белэн каршы алдылар, булдыра алганча үзләреннән Сабантуйга өлеш керттеләр. Апалар, әбиләр, еракта,  зәнгәр томан калган, бөтенлзй башкача булган, яшьлектәге Сабантуйларын искә алып, сиздермичә генә күз яшьләрен сөрттелэр. Онытылмасын, буыннардан-буыннарга күчеп яшәсен иде Сабантуйлар, бирнә жыюлар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Балалар – безнең  иң кыйммәтле байлыгыбыз, шуңа күрә алар турында кайгырту, аларның тормышын яхшырту бик мөһим. Баланың елмаюы - ата-аналарга иң зур рәхмәт. Балаларны яклау көнен бәйрәм итү традициясе безгә тагын бер кат, һәр бала бәхетле балачакка лаек икәнлекне искә төшерә. Балачак бәйрәмендә Керәнне авыл клубы балалар өчен «Дөнья балачактан башлана» конкурс-уен программасы уздырды. Мөдир балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котлады. Балалар бик теләп  хәрәкәтле уеннар уйнадылар, барлык конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм программасы күңел ачу уеннарын да, "Йөзек салыш", "Түбәтәй", "Зәлидә"кебек татар милли уеннарын да үз эченә алды. Балалар барлык биремнәрне дә төгәл  итеп үтәделәр, үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле оешкан төстә һәм күңелле узды. Программа тәмамлангач, барлык балалар призлар белән бүләкләнделәр һәм торт белән  чәй эчтеләр.

Тэги: Керәнне авыл клубы

13
май, 2023 ел
шимбә

Патриотизм - киң мәгънәле төшенчә. Төрле чорда  җәмгыятьтә  шул дәвергә генә  хас булган үзкыйммәтләр формалаша. Ләкин Ватанга мәхәббәт, героик традицияләргә тугрылык, патриотик тәрбия системасының нигезе булып тора. Патриотизм ахыр чиктә төрле буыннарны бәйләүче җепкә әверелә. Патриотик тәрбия чараларының роле бик мөһим. 13 майда Керәнне авыл  клубы мөдире  яшьләр белән патриотик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында " Кем ул патриот?, “Бүген Россиягә патриотлар кирәкме, сезнең һәрберегез өчен Ватан сүзе нәрсә аңлата?”, “Сез үз илегез белән горурланасызмы?”, “Сенеканың сүзләрен сез ничек аңлыйсыз: "Ватанны Бөек булганы өчен түгел, ә үзеңнеке булганы өчен яраталар",  “Сез Ватан алдында бурычыгыз бар дип саныйсызмы?”  Сораулар гади кебек, ләкин әңгәмә вакытында фикерләр аерылды. Шулай да  яшьләрнең бертавыштан,  илебез  белән горурлануларын һәм аларны якларга әзер булуларын ишетү сөендерде.

Тэги: Керәнне авыл клубы

11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

11 май  көнне Керәнне  авыл клубында Мичан авыл китапханәсе белән берлектә патриотик сәгать оештырдылар. Клуб мөдире һәм китапханә мөдире балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрделәр. Әлеге әңгәмә  балаларга  сугышны беренче сәгатьләреннән алып Бөек Ватан сугышының соңгы җиңү минутларына кадәр күзалларга ярдәм итте. Әңгәмә соңында  балалар ишеткәннәре турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар сугыш турында, сугышта катнашкан  туганнары хакында, сугыш турында  укыганнарын һәм ишеткәннәрен искә төшерделәр һәм сөйләделәр. Чара ахырында китапханәче Фирдәүс Ясави кызы          " Сугышны мин китап аша белдем" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсенә  күзәтү үткәрде. Китаплар балаларда кызыксыну уятты.  Балалар өйләрендә уку өчен китаплар алдылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

10 май көнне Керәнне авыл клубы мөдире герой-шәһәрләргә багышланган патриотик батырлык дәресе оештырды. Балалар солдатлар гына түгел, ә тыныч халыкның да үз шәһәрләрен яклап көрәшкән урыннар – герой шәһәрләр белән таныштылар. «Герой-шәһәрләр» виртуаль экскурсиясе балаларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чын фаҗигасен тулырак күзалларга  ярдәм итте. Герой-шәһәр исеменә 12 шәһәр һәм бер герой ныгытмасы лаек була. Чарада катнашучылар Севастополь һәм Брестның ничек дошманга каршы торуы белән җентекләп таныштылар. «Севастополь оборонасы» нәфис фильмы фрагментын карап балалар ул еллардагы вакыйгаларны ачыграк  күрделәр. Батырлык дәресе һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

Тэги: Керәнне авыл клубы

9
май, 2023 ел
сишәмбе

9 майда бөтен ил халкыбызның фашист Германиясен Җиңүенең 78 еллыгын билгеләп үтәчәк. Җиңү бәйрәмен тою һәркем өчен мөһим . Бу көнне, 9 Май алдыннан, без илебез  азатлыгы өчен башын салган бабаларыбызны искә алабыз. 8 майда Керәнне  авыл клубы хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар. Клуб мөдире авылдашларына Георгий тасмаларын тапшырды һәм Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Акциядә катнашучылар зиратта булдылар, сугышта катнашкан авылдашларыбызның каберләренә тасмалар беркеттеләр, Ватаныбызны яклап көрәшкәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

9 майда Керәнне авыл клубы каршындагы мәйданда Җиңү көненә багышланган асфальтта балалар рәсемнәренә  конкурс  узды. Конкурс балаларда патриотик аң формалаштыру, үз Ватаның өчен горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Дустанә мөнәсәбәт  һәм кояшлы көн балаларның актив иҗатына һәм якты рәсемнәр тудыруга ярдәм итте. Балалар төрле төстәге акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Тиз арада соры асфальт салават күпере төсләре белән уйнады. Конкурста катнашучылар үзләренең рәсемнәре белән мәйданчыкны балалар хыялы дөньясына әйләндерделәр. Өлкәннәрне үз балаларының бәхете һәм Җирдә тынычлыкны саклау турында уйланырга мәҗбүр иттеләр. Конкурс тәмамланды, ә без әле озак вакыт асфальтта балаларның якты рәсемнәренә сокланачакбыз.

Тэги: Керәнне авыл клубы

9 май көнне  Керәнне авыл  клубында Мичан авыл китапханәсе белән берлектә “Утлы еллар кайтавазы” дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды. Сугыш турында китаплар… Аларда хакыйкать, хәтер, авыр хәтирәләр. Ул китаплар безгә “Онытмагыз!”-  дип әйтәләр кебек. Китапханәче Фирдәүс Ясавиевна укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм җентекле күзәтү үткәрде. "Сугыш турында китаплар уку җиңел түгел. Күпләр андый китапларны укый алмаска да мөмкин. Кызгану хисе, йөрәккә якын алу, геройларның кичерешләрен үз йөрәгең аша уздыру – чынлап та кемгәдер авыр », - диде китапханәче. Белгеч тәкъдим иткән китаплар укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Барлык укучылар да өйләренә укырга китаплар алдылар. Нәкъ менә шундый китаплар аша гына без җиңүнең бәясен, бүгенге якты көннәрнең кадерен белергә өйрәнәбез.

Тэги: Керәнне авыл клубы

8
май, 2023 ел
дүшәмбе

8 май көнне Керәнне авыл клубы каршында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булып узды. Сагышлы да, куанычлы да әлеге тантананы Саба муниципаль  районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Захидуллин Рөстәм Фидәил улы ачып җибәрде. Рөстәм Фидәил улының тирән эчтәлекле чыгышыннан сон, Мичән җирле узидарәсе рәисе Айзат Әхмәтгали улы, "Мичән" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Рафик улы үзләренең изге теләкләрен җиткереп бәйрәм белән котладылар. Авылыбызның хәзрәте коръән аятләре укып, яу кырында башын салган hәм  сугыштан сон авыл зиратында җирләнгән бабайларыбыз рухына дога кылынды. Авылдашыбыз  Фәйзрахманов Инсаф Хисаметдин улы җитәкчелеккә авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы укучы балаларның hэм авылыбыз үзешчәннәренең патриотик  җырлары белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып обелиск алдына чәчәкләр салынды.

Тэги: Керәнне авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International