Күңел ачу программасы “Киләчәк балалар кулында”

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Балалар – безнең  иң кыйммәтле байлыгыбыз, шуңа күрә алар турында кайгырту, аларның тормышын яхшырту бик мөһим. Баланың елмаюы - ата-аналарга иң зур рәхмәт. Балаларны яклау көнен бәйрәм итү традициясе безгә тагын бер кат, һәр бала бәхетле балачакка лаек икәнлекне искә төшерә. Балачак бәйрәмендә Керәнне авыл клубы балалар өчен «Дөнья балачактан башлана» конкурс-уен программасы уздырды. Мөдир балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котлады. Балалар бик теләп  хәрәкәтле уеннар уйнадылар, барлык конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм программасы күңел ачу уеннарын да, "Йөзек салыш", "Түбәтәй", "Зәлидә"кебек татар милли уеннарын да үз эченә алды. Балалар барлык биремнәрне дә төгәл  итеп үтәделәр, үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле оешкан төстә һәм күңелле узды. Программа тәмамлангач, барлык балалар призлар белән бүләкләнделәр һәм торт белән  чәй эчтеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International