Геройлардан Ватанны сакларга өйрән

2023 елның 13 мае, шимбә

Патриотизм - киң мәгънәле төшенчә. Төрле чорда  җәмгыятьтә  шул дәвергә генә  хас булган үзкыйммәтләр формалаша. Ләкин Ватанга мәхәббәт, героик традицияләргә тугрылык, патриотик тәрбия системасының нигезе булып тора. Патриотизм ахыр чиктә төрле буыннарны бәйләүче җепкә әверелә. Патриотик тәрбия чараларының роле бик мөһим. 13 майда Керәнне авыл  клубы мөдире  яшьләр белән патриотик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында " Кем ул патриот?, “Бүген Россиягә патриотлар кирәкме, сезнең һәрберегез өчен Ватан сүзе нәрсә аңлата?”, “Сез үз илегез белән горурланасызмы?”, “Сенеканың сүзләрен сез ничек аңлыйсыз: "Ватанны Бөек булганы өчен түгел, ә үзеңнеке булганы өчен яраталар",  “Сез Ватан алдында бурычыгыз бар дип саныйсызмы?”  Сораулар гади кебек, ләкин әңгәмә вакытында фикерләр аерылды. Шулай да  яшьләрнең бертавыштан,  илебез  белән горурлануларын һәм аларны якларга әзер булуларын ишетү сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International