8 май көнне Керәнне авыл клубы каршында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булып узды. Сагышлы да, куанычлы да әлеге тантананы Саба муниципаль районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Захидуллин Рөстәм Фидәил улы ачып җибәрде. Рөстәм Фидәил улының тирән эчтәлекле чыгышыннан сон, Мичән җирле узидарәсе рәисе Айзат Әхмәтгали улы, "Мичән" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Рафик улы үзләренең изге теләкләрен җиткереп бәйрәм белән котладылар. Авылыбызның хәзрәте коръән аятләре укып, яу кырында башын салган hәм сугыштан сон авыл зиратында җирләнгән бабайларыбыз рухына дога кылынды. Авылдашыбыз Фәйзрахманов Инсаф Хисаметдин улы җитәкчелеккә авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы укучы балаларның hэм авылыбыз үзешчәннәренең патриотик җырлары белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып обелиск алдына чәчәкләр салынды.