22 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы мөдире, “Кабак бәйрәме – 2023” район иҗат фестивалендә катнашты. Бәйрәм Сабаның үзәк мәйданында узды, анда оешмалар һәм учреждениеләр, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре күргәзмәләр, композицияләр, кабак һәм көз темасына фотозоналар, шулай ук агитбригадаларның иҗади номерлары һәм чыгышлары оештырды. Фестевальда Керәнне авыл клубы мөдире ретро стилендәге фотозона тәкъдим итте.
Көз - якты төсләргә бай һәм юмарт вакыт! Әлеге фасылның тылсымлы төсләре иҗатка илһам бирә, фантазия уята. 17 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы мөдире балаларны, көзге яфраклардан «Көзге урман» дип исемләнгән панно ясау буенча мастер-класска чакырды. Көзге иҗат атмосферасына чумып, чарада катнашучылар беренче эш итеп төсле карандашлар белән көзге урманны катыргы кәгазьгә төшерделәр, аннары көзге яфраклардан аппликацияләр ясадылар. Көзнең һәр яфрагы үзенчәлекле була, бертөрле ике яфрак табу мөмкин түгел! Мастер-класста катнашучы һәр баланың искиткеч матур 3Д картинасы барлыкка килде. Гадәти булмаган матур панно ясау бөтенләй кыен түгел! Бераз сабырлык, игътибар һәм тырышлык кирәк. Үз кулларың белән иҗат иткән картина озын, салкын кыш дәвамында күзне иркәләячәк.
12 нче сентябрь көнне Керәнне авылы клубы, Яңа Мичән мәдәният йорты, Мичән авыл китапханәсе берлектә, Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, олы хөрмәткә лаек ветеран укытучылар белән "Укытучы- нинди изге исем! -"Әни” сүзе кебек кадерле!" дип исемләнгән музыкаль очрашу кичәсе уздырдылар. Очрашуда ветераннарыбыз, хезмәт елларында булган кызыклы хәлләрне һәм истәлекле, күңелле һәм моңсу мизгелләрне искә төшерделэр, Эх, нинди күңелле булган бит ул мәктәп еллары! Мөхтәрәм затларыбыз үзләрен нәкъ мәктәптә укытып йөргән укытучылар кебек хис иттеләр, яшьлекләренә әйләнеп кайттылар, хәтирәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен җиткерделәр.
Бәйрэм матур җырлар, шигъри тәлгәшләр, уен, конкурслар белэн үрелеп барды. Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган олпат укытучыларыбыз бик күп җылы рәхмәт сүзләре ишеттеләр бүген. Очрашу-бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алгач, укытучыларның керфек очларына яшь тамчылары эленде. Барысы да оештыручыларга кабат-кабат рәхмәтләр җиткерделәр. Әлеге очрашу күңелләрдә якты хисләр, онытылмас хәтирәләр калдырды.
“Начар гадәтләрдән ерак тор" дигән девиз астында, Керәнне авыл клубы залында яшүсмерләр өчен әңгәмә үткәрелде. Чара башында егетләр кеше гадәтләрен ике өлешкә бүлделәр: фхшы һәм начар. Яхшы гадәтләргә шәхси гигиена, көндәлек режим, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү кебек файдалы гадәтләрне керттеләр. Бу гадәтләр сәламәтлекне ныгыта. Яшүсмерләр шулай ук сәламәтлеккә зыян китерүче начар гадәтләрне санап үттеләр: игромания, тәмәке тарту, токсикомания, алкоголь һәм наркомания. Клуб мөдире аеруча зарарлы өч омтылышка: наркоманиягә, алкоголизмга һәм тәмәке тартуга аерым игътибар бирде. Әңгәмә барышында зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре ачыкланды: ихтияр көче булмау, начар компания, олы булып күренергә теләү яки гади кызыксыну. Малайлар, начар гадәтләр колы булмас өчен, өч кагыйдәне үтәргә кирәк: күңелсезләнмәскә, үзеңә ошаган шөгыль табарга, бернинди очракта да спиртлы эчемлекләргә, наркотикларга, тәмәкегә тартылмаска дигән нәтиҗәгә килделәр. Әңгәмәне клуб мөдире " Дусларны дөрес сайлагыз. Начар гадәтләрдән ерак торыгыз!" – дигән сүзләр белән тәмамлады.
9 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы мөдире балалар белән бергә көзге табигатькә танып белү сәяхәте ясады. «Сары яфраклардан калфак үрәм» дип исемләнгән сәяхәттә, балалар үзләре өчен бик күп кызыклы, файдалы яңалыклар белделәр һәм күрделәр, әйләнә-тирә дөнья турында яңа белемнәр алдылар. Шулай ук көзге чәчәк бәйләмнәре һәм киләчәктә кул эшләнмәләре ясау өчен табигый материаллар: кызыклы һәм гадәти булмаган ботаклар, яфраклар җыйдылар. Балалар үзләре дә табигый материал җыюда актив катнашулары белән горурланачаклар. Табигать белән аралашу балада матурлык хисе, табигаткә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияли.
Һәр халыкның үзенә генә хас йолалары һәм традицияләре бар. Халкыбызның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау максатыннан, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 7 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы күршеләр белән «Утыраек әле бүген кич» дип исемләнгән кич утыру йоласы оештырды. Авылдашлар хезмәт көненнән соң Нурия апайның капка төбенә җыелдылар. Күршеләр хәлләрен белештеләр, дөнья хәлләре, яңалыклары белән уртаклаштылар, яшьлекләрен искә алдылар, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар. Кич утыру күмер самоварыннан чәй эчү белән тәмамланды. Клуб мөдире кич утыручыларны татар халкының милли ризыгы, кунакчыллык символы булган «зур бәләш» белән сыйлады. Күршеләр бу кичне истә калырлык, сагынып искә алырлык күңелле итеп үткәрделәр. Бәйрәмне оештыручы клуб мөдиренә җылы рәхмәтләрен җиткерделәр.
03 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы мөдире балалар өчен "Уен фест" проекты кысаларында татар халык уеннары үткәрде. Мондый күмәк уеннар балаларны халык мәдәнияте ярдәмендә виртуаль аралашуга түгел, ә тере аралашуга җәлеп итә. Бу чара балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү максатыннан, аларның традицион халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен оештырыла. Үсеп килүче буынның тәрбия процессында халык уеннарының роле бик зур. Клуб мөдире балаларга әби-бабаларыбыз уйнаган «Ал кирәк, гөл кирәк» уенын тәкъдим итте, уен кагыйдәләрен аңлата. «Ал кирәк, гөл кирәк» татар халык уены малайларга һәм кызларга бик ошады,балалар рәхәтләнеп дөньяларын онытып күңел ачтылар.
Экология темасы бик актуаль һәм көннән-көн масштаблырак була бара. Чүп савытына уйламыйча ташланган гади батареяның нинди зыян китерүе турында бик аз кеше уйлый. 25 август көнне, Керәнне авыл клубы мөдире балалар өчен «Керпене коткарыйк» дип исемләнгән экология сәгате үткәрде. Балалар, клуб мөдире үтенече буенча, йорттан кулланылган батареяларны алып килделәр. Җитәкче балаларга өйдә тәртипсез рәвештә таралган, көнкүреш чүп – чарлары белән бергә ташланган гадәти батареяләрнең кеше өчен дә, гомумән, әйләнә-тирә мохит өчен дә зур куркыныч чыганагы булуын сөйләде. Галимнәрнең тикшеренүләре буенча, бер батарея 20 квадрат метр туфракны авыр металл белән пычрата. Урман зонасында бу бер керпенең яшәү биләмәсе. Экология сәгатендә катнашучылар кулланылышта булган батареяләрне ни эшләтергә икәнен белделәр.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 24 август көнне Керәнне авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән фольклор сәгате узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара барышында татар крестьян көнкүреше тарихы белән танышу булды. Катнашучылар татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре, сөлгеләре һәм көнкүреш әйберләреннән төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Һәрбер әйбер кеше кулларының җылысын, останың энергиясен, ниндидер серләрне саклый. Без бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары кулланган әйберләр тарихына мөрәҗәгать иттек. Китапханәче Фирдәүс Ясавиевна "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте һәм китапларга күзәтү үткәрде. Кызлар милли үрнәкләр, хатын-кызларның милли кием элементлары, аларның ничек барлыкка килүе турында мавыктыргыч хикәяне игътибар белән тыңладылар. Катнашучылар яулык, камзул, калфак, сөлгеләрдәге бизәкләргә озак сокланып карадылар. Кызларны көмеш беләзекләр дә битараф калдырмады. Фольклор сәгате кызларга татар халкының үткәненә карарга һәм татар халкының үткәнен хәзерге заман белән бәйләүче җепләрне табарга ярдәм итте.
24 август көнне Керәнне авыл клубында "Рэхмәт сина, солдат анасы!" дип исемләнгән патриотик кичә уздырылды. Очрашуда кунаклар - авылдашыбыз Фәнүзә апа Гимадиева hәм анын улы, Украинадан махсус хәрби операциядан ялга кайткан Илмир катнашты. Кичәдә Илмир hәм Фәнүзә апа хөрмәтенә җырлар янгырады, шигырьләр сөйләнде, олы рәхмәт сүзләре, изге теләкләр әйтелде. Фәнүзә апага шундый батыр ул үстерүе өчен җылы теләкләргә кушып чәчәк бәйләме hәм истәлекле бүләк тапшырылды. Мичән җирле узидарә рәисе очрашунын кунаклары хөрмәтенә изге теләкләрен, горурлык хисләрен җиткерде hәм җыр бүләк итте. Фәнүзә апа оештыручыларнын күрсәткән хөрмәтенә чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Илмир исә "Көтегез, без җинү белән исән-сау кайтачакбыз"- диде. Очрашу ахырында истәлек фотосы ясалды.