“Начар гадәтләрдән ерак тор" дигән девиз астында, Керәнне авыл клубы залында яшүсмерләр өчен әңгәмә үткәрелде. Чара башында егетләр кеше гадәтләрен ике өлешкә бүлделәр: фхшы һәм начар. Яхшы гадәтләргә шәхси гигиена, көндәлек режим, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү кебек файдалы гадәтләрне керттеләр. Бу гадәтләр сәламәтлекне ныгыта. Яшүсмерләр шулай ук сәламәтлеккә зыян китерүче начар гадәтләрне санап үттеләр: игромания, тәмәке тарту, токсикомания, алкоголь һәм наркомания. Клуб мөдире аеруча зарарлы өч омтылышка: наркоманиягә, алкоголизмга һәм тәмәке тартуга аерым игътибар бирде. Әңгәмә барышында зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре ачыкланды: ихтияр көче булмау, начар компания, олы булып күренергә теләү яки гади кызыксыну. Малайлар, начар гадәтләр колы булмас өчен, өч кагыйдәне үтәргә кирәк: күңелсезләнмәскә, үзеңә ошаган шөгыль табарга, бернинди очракта да спиртлы эчемлекләргә, наркотикларга, тәмәкегә тартылмаска дигән нәтиҗәгә килделәр. Әңгәмәне клуб мөдире " Дусларны дөрес сайлагыз. Начар гадәтләрдән ерак торыгыз!" – дигән сүзләр белән тәмамлады.