03 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы мөдире балалар өчен "Уен фест" проекты кысаларында татар халык уеннары үткәрде. Мондый күмәк уеннар балаларны халык мәдәнияте ярдәмендә виртуаль аралашуга түгел, ә тере аралашуга җәлеп итә. Бу чара балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү максатыннан, аларның традицион халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен оештырыла. Үсеп килүче буынның тәрбия процессында халык уеннарының роле бик зур. Клуб мөдире балаларга әби-бабаларыбыз уйнаган «Ал кирәк, гөл кирәк» уенын тәкъдим итте, уен кагыйдәләрен аңлата. «Ал кирәк, гөл кирәк» татар халык уены малайларга һәм кызларга бик ошады,балалар рәхәтләнеп дөньяларын онытып күңел ачтылар.