"Әбиемнең серле сандыгы”. Фольклор сәгате

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 24 август көнне  Керәнне  авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Әбиемнең  серле сандыгы" дип исемләнгән фольклор сәгате узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара барышында татар крестьян көнкүреше тарихы белән танышу булды. Катнашучылар  татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре, сөлгеләре һәм көнкүреш әйберләреннән төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Һәрбер әйбер кеше кулларының җылысын, останың энергиясен, ниндидер серләрне саклый. Без бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары  кулланган әйберләр тарихына мөрәҗәгать иттек. Китапханәче Фирдәүс Ясавиевна "Халкыбызның күңел бизәкләре"  дип исемләнгән китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте һәм китапларга күзәтү үткәрде. Кызлар милли үрнәкләр, хатын-кызларның милли кием элементлары, аларның ничек барлыкка килүе турында мавыктыргыч хикәяне игътибар белән тыңладылар. Катнашучылар яулык, камзул, калфак, сөлгеләрдәге бизәкләргә озак сокланып карадылар. Кызларны  көмеш беләзекләр дә битараф калдырмады. Фольклор сәгате кызларга татар халкының үткәненә карарга һәм татар халкының үткәнен хәзерге заман белән бәйләүче җепләрне  табарга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International