Экология темасы бик актуаль һәм көннән-көн масштаблырак була бара. Чүп савытына уйламыйча ташланган гади батареяның нинди зыян китерүе турында бик аз кеше уйлый. 25 август көнне, Керәнне авыл клубы мөдире балалар өчен «Керпене коткарыйк» дип исемләнгән экология сәгате үткәрде. Балалар, клуб мөдире үтенече буенча, йорттан кулланылган батареяларны алып килделәр. Җитәкче балаларга өйдә тәртипсез рәвештә таралган, көнкүреш чүп – чарлары белән бергә ташланган гадәти батареяләрнең кеше өчен дә, гомумән, әйләнә-тирә мохит өчен дә зур куркыныч чыганагы булуын сөйләде. Галимнәрнең тикшеренүләре буенча, бер батарея 20 квадрат метр туфракны авыр металл белән пычрата. Урман зонасында бу бер керпенең яшәү биләмәсе. Экология сәгатендә катнашучылар кулланылышта булган батареяләрне ни эшләтергә икәнен белделәр.