«Көзге урман». Панно ясау буенча мастер-класс.

2023 елның 17 сентябре, якшәмбе

Көз - якты төсләргә бай һәм юмарт вакыт!  Әлеге фасылның тылсымлы төсләре иҗатка илһам бирә, фантазия уята. 17 сентябрь көнне  Керәнне  авыл клубы мөдире балаларны, көзге яфраклардан  «Көзге урман»  дип исемләнгән панно ясау буенча мастер-класска чакырды. Көзге иҗат атмосферасына чумып, чарада катнашучылар беренче эш итеп төсле карандашлар белән көзге урманны  катыргы кәгазьгә төшерделәр, аннары көзге яфраклардан аппликацияләр ясадылар. Көзнең һәр яфрагы үзенчәлекле  була, бертөрле ике яфрак табу мөмкин түгел! Мастер-класста катнашучы  һәр баланың  искиткеч матур  3Д картинасы барлыкка килде. Гадәти булмаган матур панно ясау бөтенләй кыен түгел! Бераз сабырлык, игътибар һәм тырышлык кирәк.  Үз кулларың белән иҗат иткән картина  озын, салкын кыш дәвамында күзне иркәләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International