«Утыраек әле бүген кич». Кич утыру йоласы

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Һәр халыкның үзенә генә хас йолалары һәм традицияләре бар. Халкыбызның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау максатыннан, Татарстан республикасында  милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 7 сентябрь көнне  Керәнне  авыл клубы күршеләр белән  «Утыраек әле бүген кич» дип исемләнгән кич утыру йоласы оештырды. Авылдашлар хезмәт көненнән соң Нурия апайның капка төбенә  җыелдылар. Күршеләр хәлләрен белештеләр, дөнья хәлләре,  яңалыклары белән уртаклаштылар, яшьлекләрен искә алдылар, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар. Кич  утыру күмер самоварыннан чәй эчү белән тәмамланды. Клуб мөдире кич утыручыларны  татар халкының  милли ризыгы, кунакчыллык символы булган   «зур бәләш» белән сыйлады. Күршеләр  бу кичне истә калырлык, сагынып искә алырлык  күңелле итеп үткәрделәр.  Бәйрәмне оештыручы  клуб мөдиренә  җылы рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International