9 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы мөдире балалар белән бергә көзге табигатькә танып белү сәяхәте ясады. «Сары яфраклардан калфак үрәм» дип исемләнгән сәяхәттә, балалар үзләре өчен бик күп кызыклы, файдалы яңалыклар белделәр һәм күрделәр, әйләнә-тирә дөнья турында яңа белемнәр алдылар. Шулай ук көзге чәчәк бәйләмнәре һәм киләчәктә кул эшләнмәләре ясау өчен табигый материаллар: кызыклы һәм гадәти булмаган ботаклар, яфраклар җыйдылар. Балалар үзләре дә табигый материал җыюда актив катнашулары белән горурланачаклар. Табигать белән аралашу балада матурлык хисе, табигаткә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияли.