Һәр кешенең диярлек зарарлы гадәтләргә һәвәслеге бар. Балага нәрсә яхшы, ә нәрсә начар булуын вакытында аңлату бик мөһим. Иштуган мәдәният йортында еш кына зарарлы гадәтләргә каршы көрәшкә юнәлтелгән профилактик чаралар уза, шулай ук яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау алып барыла. 8 апрельдә яшүсмерләр " Юк дип әйтә бел!" видео-лекториясенә чакырылды. Алып баручы чараны гамәли психология буенча китаплар авторы Александр Свияшның цитатасы белән ачты: «Тормыш - ул кыйммәтле һәм нәфис бүләк, аны сакларга кирәк. Һәм кешене әйләндереп алган бик күп куркыныч янаулар арасында иң куркынычлары - бездә никотин, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәсендә барлыкка килә торган авырулар". Алга таба барлык катнашучылар "Начар гадәтләренең зарары турында" видеоролик карадылар. Караганнан соң фикер алышуы булды, балалар алып баручы биргэн сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балаларга шушы теләк яңгырады: "Тормышыгызда бары тик уңай мавыгулар гына булсын: музыка, театр, спорт, туризм һәм күңелле аралашу ! Дөрес сайлау ясагыз! Зыянлы гадәтләргә "Юк!" дип вакытында әйтә белегез.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару-кеше нең югары культура, аның белемлелеге, үҗәтлеге, ихтыяр билгесе. Яшьләрнең сәламәтлеге турында кайгырту хәзерге заман җәмгыятенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. Безнең киләчәгебез дә яшьләрнең ни дәрәҗәдә сәламәт булуына бәйле. Әлеге проблеманы хәл итүдә заманча якын килү сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау зарурлыгы турында сөйли. Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуларын стимуллаштыру мөһим. Яшьләр аңында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен ныгыту өчен күп эшләнә. Нәкъ менә шул максат белән 7 апрель көнне Иштуган авыл китапханәсе һәм клуб белгечләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган сәламәтлек сәгате үткәрделәр.Чара барышында «Ориентир – сәламәт яшәү рәвеше», «Сәламәтлекнең иң куркыныч җимерүчеләре», «Яшүсмер һәм спорт» кебек сораулар яктыртылды. Катнашучылар хәрәкәтле уеннарда һәм спорт эстафеталарында көч сынаштылар «Градусникны сиңа бирәм-мин бүтән авыртмыйм” Шулай ук аларга «Без-сәламәт яшәү рәвеше өчен!» исемле буклетлар бирелде.Чарага “Сәламәтлек китапханәсе-сэламәтлеккә укыгыз”дигэн күргәзмә куелды.
2023 ел Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н.инициативасы белән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. 6 апрельдә Иштуган мәдәният йортында «Тюрагай» удмурт фольклор коллективының 25 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды . Кичә коллективның тарихы ,иҗаты турында видеоролик белән башланды. Аннары юбилярлар чишмә янында кичке утыру күренеше күрсәттеләр. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан чакырылган коллективлар катнашты: «Сактон» удмурт халык фольклор ансамбле (Кукмара районы), «Асыл тәңкә» керәшен халык фольклор ансамбле(Питрәч районы), «Вуюись» удмурт фольклор коллективы (Балтач районы), «Сударушка» рус халык ансамбле(Саба районы ,Иске Икшермә авыл мәдәният йорты), «Зиләйлүк» татар фольклор коллективы(Саба районы ,Шекше авыл мәдәният йорты), «Салам» чуваш коллективы, «Сынрау торна» башкорт коллективы(Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йорты), «Умырзая» татар фольклор коллективы (Иштуган авыл мәдәният йорты), “Шундыос”балалар удмурт фольклор коллективы ( Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе).Котлау сүзләре белән Саба районы мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Рөстәм Фидәилевич,Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М., «НКА удмуртов ТР» РОО идарәсе рәисе ярдәмчесе — идарә әгъзасы Чайникова Ольга Владиславовна, Саба муниципаль районы удмуртлар автономиясе рәисе Макаров Анатолий Владимирович һ. б. чыгыш ясадылар.Мәдәният йортының фойесында кул эшләре күргәзмәләре эшләде.Әлеге чара дуслар белән очрашу, яхшы кәеф белән уртаклашу өчен бик яхшы сәбәп булды.
Бөтендөнья интернет челтәре күп кенә балалар һәм яшүсмерләр тормышында аерылгысыз өлеш булып тора, аның әһәмияте көннән-көн арта. Ләкин, кызганычка каршы, җитәрлек мәгълүмат культурасы булмаган балалар өчен интернет белем өчен көчле корал гына түгел, ә зур вәсвәсә һәм куркыныч та. 4 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Интернет челтәрендә укучылар иминлеге»дигән әңгәмә узды. Чараны алып баручы бүгенге дөньяда барыбызга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә, куркынычсыз Интернет кагыйдәләрен дә бертигез үтәүнең мөһимлеге турында сөйләүдән башлады. Балалар социаль челтәрләрне ничек дөрес кулланырга, нинди мәгълүмат алырга һәм аларның якыннарына зыян китермәячәген ничек билгеләргә, үзләрен интернет - мошенниклардан ничек сакларга икәнен белделәр. Мәктәп укучылары очрашу барышында үзләштергән иң мөһим кагыйдә-ата-аналар белән һәрвакыт киңәшләшергә кирәк, чөнки нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр еш кына интернет челтәр эзәрлекләүчеләренең корбаны була.Чара ахырында укучылар интернет яхшы дигән фикергә килделәр, ләкин ышанычлы чыганаклардан мәгълүмат алу яхшырак һәм файдалырак.Тере аралашу, очрашу һәм саф һавада йөрү белән реаль тормыш виртуальдән күпкә яхшырак.
Укытучы - вакыттан, мода һәм географиядән тыш уникаль һөнәр. Борынгы һөнәрләрнең берсе булып, ул шушы көнгә кадәр кирәкле булып кала. 2023 елда Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. 2 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә , педагог һәм остаз елына багышлап " Бу алар турында"дип аталган мәгълүмат сәгате уздырдылар.Очрашуга гомер буе укытучы һөнәренә хезмәт иткән Степнова Гүзәлия Хәмит кызын чакырдык .Укытучы чыгышында катнашучылар мондый сорауларга җавап таптылар: берничә ел элек укытучы һөнәре нинди иде? бу вакыт эчендә нәрсә үзгәрде?, һөнәрнең киләчәге бармы?. Очрашу диалог формасында узды. Балалар фотокүргәзмә белән таныштылар , анда беренче мәктәп, беренче укытучылар һәм укучылар, заманча мәктәп, укытучылар һәм укучылар фотолары тәкъдим ителде.Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, үз теләкләрен белдерделәр. Ә чара ахырында укытучыларга багышланган җыр җырладылар.
1 апрель көнне Халыкара кошлар көне уңаеннан Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен «Без-кошларның дуслары»дигән экологик уен үткәрделәр.Чара башында балаларны туган ягыбыз кошлары белән таныштырдылар, яз көне безнең җирлеккә күчеп килүче кошлар, аларның гадәтләре һәм алар тормышындагы кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Уен биш биремнән торды:“Сүзле портрет", кош рәсемнәре төшерелгән плакат һәм кыскача тасвирлама буенча кошны атадылар; " Шигъри бәйге», анда укылган өзекләр буенча әсәр авторын атарга кирәк булды; “Барысы да кошлар турында» , бер минут эчендә һәр команда билгеле бер сорауларга җавап бирде; «Тере барометр»биремендә балалар кошлар белән бәйле халык сынамышларын искә төшерделәр;“Сорауга җавап бир " дигән соңгы биремдә кошлар турында сорауларга җавап бирделәр. Балалар уенда актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, ә балалар уеннан бик яхшы кәеф алдылар, кечкенә күршеләребез турында бик күп яңалыклар белделәр.
Безнең ил буыннан-буынга тапшырылып килә торган бәйрәмнәргә, йолаларга, традицияләргә бай. 28 мартта Иштуган авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Дөньяда җырларыбыз һәм гореф-гадәтләребездән дә матур әйбер юк» дигән кич утыру уздырылды.Чарада катнашучылар татар милли мәдәниятенең бик күптөрлелегенең иң кечкенә өлешенә кагылды. Чара барышында катнашучылар Татарстанда билгеләп үтелә торган күңелле һәм матур йолаларны ,гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне искә төшерделәр, һәр заманда һәм барлык буыннар яраткан уеннар турында белделәр. "Умырзая" фольклор коллективы әгъзалары һәркемгә билгеле уеннар уйнадылар.Чара дусларча бергәләп җырлау белән дәвам итте, бу чын мәгънәсендә күңелле атмосфера тудырды. Чарада катнашучылар мәдәният йортыннан яхшы кәеф, уңай эмоцияләр һәм рәхмәт сүзләре белән кайтып киттеләр.
27 мартта Явлаштау мәдәният йортында бильярд буенча зона турының иң яхшы уенчысын билгеләү максатыннан “Бильярд уйныйбыз” турниры узды. Турнирда Мишәбаш, Иштуган,Явлаштау, Көек авылларыннан ир-егетләр катнашты. Иштуганнан Мавлютов Флорид, Мухаметшин Адель,Калиманов Рафаэль көч сынашты.Чараны китапханә мөдире ачты.Ул катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ярышларда катнашучыларның барысына да уенда уңышлар һәм җиңүләр теләде. Турнир инде булган тәҗрибәле бильярд сөючеләр белән уйнарга мөмкинлек бирә. Барлык катнашучылар турнирның призлы урыннары өчен көрәштеләр. Ярышлар кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү, истәлекле бүләкләр тапшыру һәм, әлбәттә, искиткеч кәеф белән тәмамланды.
22 мартта Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең дус, иҗади коллективы җитәкчеләре, белгечләре,мәдәният йорты мөдирләре, һәвәскәр театр коллективлары җитәкчеләре составында Казан шәһәрендә Г.Камал театрында иҗади лабораториядә катнаштылар һәм Г. Камал исемендәге ТДАТның «Шәрык клубы»нда булдылар. Лаборатория барышында Г .Камал исемендәге Татар дәүләт театрының “Шәрык клубы”татар театры тарихының интерактив мультимедия комплексына экскурсия оештырылды, ул ХХ гасыр башы татар интеллигенциясенең легендар берләшмәсенең тарихи бинасында урнашкан. Чара барышында режиссура ,актерлык осталыгы турында фикер алышу һәм сәхнә әсәренә карата фикерләр алмашу булды. Үзешчән театрлар репертуары проблемалары, " Драматургия.Идеяләрне кайдан алырга? “ темасы буенча проблемаларга тукталып үтелде.Чара А. Шакиров пьесасы буенча "Сәфәр" спектаклен тамаша кылу белән тәмамланды..
24 мартта Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Нәүрүз – яз бәйрәме" үткәрделәр.Бәйрәм татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә кушылу, татар халык уеннары, татар халык биюләре элементлары белән танышу, милли бәйрәмнәргә эмоциональ-уңай мөнәсәбәт булдыру максатыннан үткәрелде. Мәдәният йортында Нәүрүзбикәне каршы алырга олысы кечесе җыелды.Ләкин хуҗабикә урынына бәйрәмгә Кар кызы килде. Ул үз хакимиятен тапшырырга теләмәде. Нәүрүзбикә үз хокукларына керсен өчен, Кар Кызы һәм Нәүрүзбикә бер-берсе белән ярышканнар. Кар кызы, көрәш белән булса да, язгы урынны Наүрүзбикәгә бирде. «Нәүрүз» нең барлык катнашучылары «Карга боткасы», кайнар чәй һәм коймак белән рәхәтләнеп авыз иттеләр. Катнашучылар шигырьләр укыдылар, язны мактадылар һәм чакырдылар, җырладылар, биеделәр һәм уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм программасы тамашачыларда җылы атмосфера һәм искиткеч кәеф тудырды.